tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Барда авылына Муса Җәлил бюсты җибәрелде
Барда авылына Муса Җәлил бюсты җибәрелде

Барда авылына Муса Җәлил бюсты җибәрелде

Бүген Барда авылына Муса Җәлил бюсты җибәрелде. Бюстның авторы – танылган скульптор Винера Абдуллина. Ул бүген Санкт-Петербург заманча сәнгатенең актив вәкилләренең берсе булып тора.

Бюстының ачылышы XIV Бөтенроссия авыл Сабан туе кысаларында узачак. Милли бәйрәмебез 14-15 июнь көннәрендә оештырылачак. Биредә шулай ук шагыйрь исемен йөртәчәк сквер да булдырылачак.

2013 нче елда Бардада Бөтенроссия авыл Сабан туе инде узган иде. Бәйрәм  кысаларында Барда районы хакимияте бинасы каршындагы мәйданда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды. Чара Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Соңрак биредә бөек татар шагыйре исемен йөртүче сквер да барлыкка килде.

Муса Җәлил бюстын ачылышында шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашуы көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*