tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Россия көне белән котлавы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Россия көне белән котлавы

Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Россия көне белән котлавы

Хөрмәтле ватандашлар, кадерле дуслар!

12 июнь – дәүләтебез өчен зур бәйрәм. Бу көнне илебезнең 190 нан артык милләт вәкилләре Россия көнен билгеләп уза. Шушы бәйрәм уңаеннан барыгызны да Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән тәбрик итәргә рөхсәт итегез. Россия көне – ул илебезнең төрле диндәге, төрле милләт халыкларын берләштергән  олы бәйрәм.

Бердәмлекнең асылы соңгы вакытлардагы вәзгыятьтә аеруча да нык сизелә, чөнки без Россиянең кайсы гына өлкә-республикаларында, шәһәр-авылларында  яшәсәк тә, безне уртак максатлар берләштерә. Без Ватаныбыз иминлеге, бүгенге яшәеш, яшь буынның якты киләчәге, Россиянең чәчәк атуы өчен тырышабыз. Әлеге патриотизм һәм гражданлык, ирек һәм гаделлеккә омтылу традицияләре безнең өчен ышанычлы рухи кыйбла булып хезмәт итә.

Кадерле дуслар, әлеге бәйрәм уңаеннан барыгызга да саулык-сәламәтлек, имин көннәр һәм эшләрегездә уңышлар телим. Илебез тыныч, күгебез һәрвакытта да аяз булсын. Россиябезнең якты киләчәге өчен бүгенге вәзгыятьтә илебез Президенты В.В. Путин янында тагын да ныграк берләшик. Барыгызны да Россия көне белән!

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе                                                    В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*