tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сабан туе дөнья буйлап атлый
Сабан туе дөнья буйлап атлый

Сабан туе дөнья буйлап атлый

Һәр елның җәй айларында планета буйлап Сабантуйлар атлый. Сабан туе – борынгы бәйрәм, аның тамырлары бик тирәнгә барып тоташа.

Бөтендөнья татар конгрессы мәгълүматлары буенча, быел Сабан туен җир шарының дүрт йөздән артык төбәгендә үткәрү күздә тотыла. Татарлар – төрле җирләргә сибелеп яшәүче милләт. Соңгы елларда татарның җир шарының иң ерак почмакларына сибелүе тагын да артты. Әмма кая гына булмасын, татар күп очракта үз ишен, үз милләттәшен эзләп таба, җәмгыять төзиләр, шунда укмашып яшиләр. ТНВ тапшыруларыннан күренгәнчә, хәзер татарлар төрле илләрнең башкалаларында гына түгел, әллә ни зур булмаган шәһәрләрендә дә үзара оештырып Сабантуйлар үткәрәләр. Гомумән, Татарстан Республикасы татарлар тупланып яшәгән урыннарда Сабантуй бәйрәмен үткәрүгә зур өлеш кертә. Бу чара төрле халык, төрле диндә булган илләр, халыклар арасында дуслык күпере салу өчен искиткеч үтемле инструмент булып тора. Казанда гөрләп узган БРИКС уеннарында катнашучылар да Татарстан башкаласы Сабан туенда булдылар. Анда катнашып үз илләренә бүләкләр алып китүчеләр Россия турында гомер буе матур хатирәләр саклар, туганнарына, дусларына безнең турында яхшы фикерләр җиткерер.

Сабан туе хәзер горур итеп дөнья буйлап атлый, ул елдан–ел киңрәк мәйданны иңли, Татарстанны, татарны дөньяга таныта. Бүгенге аеруча да катлаулы, дөнья белән идарә итү системасы үзгәрергә торганда, Ислам диненең, Татарстанның һәм татар халкының тарихи роле тагын да артты. Махсус хәрби операция барган вакытта Россиянең Азия, гарәп, мөселман илләре, төрки дәүләтләр белән багланышка керүе, Казанда халыкара чаралар үтүе, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның халыкара сәяси, икътисади конференцияләрдә тулы тавышлы әгъза булып катнашуы татарның дөнья тотучы халыклар белән бертигез дәрәҗәдә икәнлеген күрсәтә. Бу зур оркестрда меңьеллык данлы вә шанлы тарихы булган татар халкының үзенең дәрәҗәле урыны һәм Сабан туе бар.

Сабан туе дөнья халыклары алдында татарның матди һәм рухи байлыгын, халкының үсешен, киләчәккә юнәлешен күрсәтә. Татар халкының традицияләрен өйрәнүче совет галиме Н.Семенов, Сабан туе үзенең характеры белән борынгы грек олимпиадаларын хәтерләтә, дип язган.

2023 елның 7 маенда Курган өлкәсе Шадрин районы Эчкен-Йолдыз авылы, кырда узган елгы кипкән үләнгә ут кабып, тулысынча диярлек янып бетте. Татарстан, Бөтендөнья татар конгрессы, төрле төбәкләргә сибелеп яшәүче татарлар булышлыгы белән авыл яңадан торгызылды, сиксәннән артык яңа йорт салып керделәр, авыл халкы таралмады, борынгы Эчкен татарлары үзләренең туган җирләрендә яшәп калдылар. Яңа гаиләләр төзелде, мәктәптә укулар дәвам итә, мәчет эшләп килә. Быел Эчкендә Курган өлкәсе Сабан туе гөрләп узды. Шул Сабан туеннан авыл халкының кайбер фикерләре: Сабан туе – ул татар халкының көче, кодрәте, егәрлеге, бердәмлеге; Сабан туе – ул татарның көзгесе һәм тормышының иң югары ноктасы.

Сабантуй тарихына килгәндә, Татарстанның Әлки районында табылган хатын- кыз кабер ташына: “1120 елны Сабантуй көнне вафат булды”,- дип язылган. Сабан туеның тагын да борынгырак кулъязмаларга кереп калуы Ибн Фадлан хезмәтендә чагыла. 922 елның май аенда Ислам динен алып килүче гарәп илчелеге Идел Болгарстаны җирләренә аяк баса. Килүнең икенче көнендә үк Болгар дәүләте ханына хәлифәлек исеменнән власть бирү тантанасы үткәрелә. Шул тантаналар өчен махсус алып килгән ике байракны ачып җибәрәләр. Төрле тантаналар, мәҗлесләр үтә, Алмас ханга Җәгъфәр исеме бирелә. Ибн Фадлан хан ставкасында июнь урталарына кадәр тора. Бераздан гарәп илчеләре Алмас хан һәм аның яраннары белән бергә Җаушир елгасы буена күченеп китәләр – хәзерге Чистай районы Яуширмә авылы аша агучы Яушир суы. Хан әмере буенча анда барлык болгар кабиләләре, шулай ук суар, искил һ.б. кабиләләр бергә җыелып, бөтен ил белән Ислам динен кабул итәләр.

Шулай итеп, беренче тапкыр Исламны Алмас хан яраннары белән үзе хәзерге Татарстанның Спас районы Өчкүл тирәсендә кабул итә, без һәр елның май аенда бу урынга җыелышып барабыз. Бу җир хәзер Шәһри Болгар дип атала. Икенче тапкыр (җирле кабиләләр белән) Чистай районының Яуширмә авылы янында кабул итәләр. Динне кабул итү өчен гадәти, кешеләр яшәгән урын ярамый. Ару су, чиста урын кирәк була. Моның өчен иң кулай урын – Ханнар буасы тирәсе. Шунысын да әйтеп узыйк әле: Биләр, Болгар тирәләрендә Ханнар исемле атама юк, Ханнар буасы бары тик Яуширмәдә генә бар. ХIII йөздә хәзерге Ханнар буасы дигән урынга хан токымыннан булган кешеләр килеп урнаша. Элеккеге картлар сөйләвенә караганда, бу урынны “Йөз чишмә – тетрәвекле урын” дип йөрткәннәр. Чынлыкта, монда тәмле суы белән бүтән сулардан аерылып торган йөз чишмә аккан. Бу чишмәләрнең агымын бергә кушып, буа итеп буганнар. Менә бу урын Ислам динен алып килүчеләрнең игътибарын җәлеп иткән дә инде. 13 йөздә хан кысрыклавыннан качып, Котлы Шәйхетдин үзенең кабиләсе һәм аучы энесе Кәләй белән хәзерге Яуширмә җирләренә килеп урнаша. Котлы-Кәләй авылга нигез салучылар булып исәпләнә. Авыл төрле чорда Котлы, Кәләй, Яуширмә-Кутлушкино исемнәре белән йөргән. ”Чал тарихлы Яуширмә” китабында болай дип язылган: Чирүле (чирү – гаскәр) Шонталысы авылында (Яуширмәдән 8-10 км ераклыкта урнашкан) патшага хезмәт иткән генерал Морад бабай яшәгән. Отставкага киткәндә аңа зур мәйданда җирләр бирелгән була. Ул үзенең биш улын тирә-яктагы авылларга таратып утырта. Алар арасында Чирүле Шонталысы, Яуширмә, Мөслим, Нарат Елга авыллары була. Бер улы – Габдерәзәкне Кәләй авылына  күчереп  утырта. Морад бабай – безгә тугызынчы буын бабай. Авыл халкы шәҗәрәсеннән билгеле булганча, Морад бабай – Кырымнан, Гәрәйләрдән.

“Путешествие Ибн Фадлана на реку Итиль” исемле хезмәттә Идел Болгарстанына дин алып килгән илчелекнең хәзерге Яуширмә тирәсендә динне кабул иткәч, җирле кабиләләр катнашында Сабан туе узганы теркәлгән. Ханнар буасы янында дин кабул ителү халык күңеленә кереп калып, мең елдан соң да сакланган, күрәсең. Шулай итеп, Яуширмә меңьеллык тарихлы болгар-мишәр-татар авылы булып чыга. Безнең күрше Алексеевск районы Күрнәле авылында туып, хәзер Яр Чаллыда яшәүче татар теле укытучысы Зөләйха ханым, безнең әбиләр, Яуширмә ул – Ислам дине кабул ителгән җир, дип искә алалар иде, дип сөйли. Тел һәм дин галиме, Башкортстан Республикасына нигез салган шәхес Зәки Вәлиди (кабере – Төркиядә) Әфганстаннан чыкканда кечкенә генә бер китапханәгә юлыга һәм шунда “Путешествие Ибн Фадлана на реку Итиль” исемле кулъязмага тап була.

Җыеп әйткәндә, татарның Сабан туе да Ислам дине кебек үк тарих тәгәрмәчендә мең ел буе чарланып, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Киләчәктә Сабан туе тагын да зур һәм киң мәйданга таралып, татарны дөнья биеклегенә алып чыксын иде дигән теләктә булыйк.

Наилә Потеева-Фатыйхова-Яуширмәле,

Чардаклы бистәсе

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*