tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чирмешәндә авыл көне узды
Чирмешәндә авыл көне узды

Чирмешәндә авыл көне узды

Апас районы авылларында матур гадәт яши: һәркем берсеннән-берсе уздырып, Авыл көне оештырырга тырыша. Чирмешән җирлегенең исә һәр авылында бәйрәм итә. Бәйрәмне уртак көч белән оештырдылар. Авыл халкы, туып-үсеп, инде читкә таралган якташлары да өлеш кертте.

“Илнур Гайнетдинов, Фарат Сафин, Валерий Крыловның зур ярдәмен тойдык. Авыл халкы бу юлы да бердәмлеген күрсәтте.

Бәйрәмдә җыр-моң тынмады, тәмле пылау пеште, чәй кайнады. Чәй өстәлен Илдар Нуртдинов үз өстенә алды. Киңәшләрен биреп торды. Зөлфия апа Сәхәветдинова чишмә суы белән чәйләр кайнатты. Чәй өстәлен Әлфия Ризванова тормыш иптәше Альберт белән, Гүзәлия Ахмадуллина, Люзия Каюмова, Зөлфия Вәлиәхмәтова, Гөлүсә Бәширова, Гөлинә Абдуллина, Эльвира Сибгатова, Рәйсә Гыйбадуллина, Зөлфия Вәлиева – төп булышчылар булдылар. Өлкән яшьтәге Хаҗия апа Сафиуллина да читтә калмады. Коймак камырын да ул ясады. Алсу Әсхәдуллина бик булышты. Алинә Зәйнетдинова бүләкләр белән булышты”,- ди баш оештыручы Гөлшат апа Нуртдинова.
Уеннар да төрледән-төрле иде. Җыр-моң, дәртле биюләр халыкның кәефен күтәрде.
“Бер матур бәйрәм бит инде ул. Чирмешән авылында туып-үсүчеләрне берләштерү. Классташларны, күптән күрмәгән дусларны күрәсең, очрашасың. Башкортстаннан, Төрекмәнстаннан кайтучылар да булды. Бар да рәхмәт әйтеп, канәгать булуын белдерде”, – ди Гөлшат апа.

Чирмешән авыл җирлге башлыгы Айрат Зиннәтуллин бәйрәмне оештыручыларга рәхмәтен ирештерде. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев район башлыгының рәхмәтләрен җиткерде.

“Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең гаиләләре, әти-әниләре, батырларча һәлак булучы батыр егетебез Ранис Камалиевның гаиләсе дә игътибар үзәгендә булды”, – диләр оештыручылар.

Бәйрәм үткәч тә җылы сүзләр күп яңгырады.

Чыганак: apastovo.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*