tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кили авылында балалар өчен бәйрәм үткәргәннәр
Кили авылында балалар өчен бәйрәм үткәргәннәр

Кили авылында балалар өчен бәйрәм үткәргәннәр

Кили мәдәният йорты, Гаилә елы уңаеннан һәм җәйге ялларны файдалы уздыру максатыннан, балалар өчен бәйрәм үткәрде.

Әлеге бәйрәмдә балалар бик күп төрле милли уеннарда катнаштылар: кашыкка йомырка салып йөгерү, күз бәйләп бүләк кисеп алу, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү. Шулай ук, гаиләләр өчен дә күптөрле уеннар оештырылды: аркан тарту, әниләр балаларын, әбиләр оныкларын күтәреп йөгереп килделәр.

Җәй көне булуга карамастан, чаңгыда да «шуды» килгән кунаклар. Булачак көрәшчеләребез бил алышты, яшүсмерләр таяк тартыштылар.

Гомумән, уеннарда бөтен бала да бик теләп катнашты. Бәйрәмдә катнашкан һәркем иганәчеләребез тарафыннан бирелгән бүләкләр белән кайтып китте.

Чыганак: baltaci.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*