tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ринат Садыйков: «Без Татарстанда «Сәләт» кебек оешма булу белән бәхетле»
Ринат Садыйков: «Без Татарстанда «Сәләт» кебек оешма булу белән бәхетле»

Ринат Садыйков: «Без Татарстанда «Сәләт» кебек оешма булу белән бәхетле»

Биләрдә «Сәләт» форумының бишенче сменасы – Медиа Биләр Форум (Медиа /Media) төгәлләнде. 6 көн дәвамында барган смена заманча медиаресурсларга багышланган иде.

Форумга Самара, Ырымбур, Мәскәү өлкәләре, Чувашиядән, Санкт-Петербургтан һәм Татарстанның барлык районнарыннан 823катнашучы җыелды.  Алар арасында – фән олимпиадалары, конференцияләр җиңүчеләре һәм призерлары, төбәк Сәләт клублары лидерлары һәм Татарстан Республикасы районнары һәм мәктәпләре активистлары.

Сменаның ябылу тантанасында Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Ринат Наиль улы Садыйков та катнашты :

«Без Татарстанда «Сәләт» кебек оешма булу белән бәхетле. Монда республикабызның һәр 45 районыннан да катнашучылар җыелды. Ел саен  монда килү сезнең өчен зур бәхет икәнен беләм.

Сезгә Республикабыз Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановтан кайнар сәламнарны җиткерәм.Татарстан хөкүмәте, яшьләр эшләре министрлыгы берләшмәгә һәрвакыт ярдәм күрсәттеләр һәм киләчәктә дә күрсәтәчәкбез.

«Сәләт»кә быел 30 яшь тулу белән без сезне чын күңелдән тәбриклибез. Бу  – зур уңыш һәм зур хезмәт. Моның өчен һәркайсыгызга зур рәхмәт!

Медиа Биләр Форум сменасы социаль медиаресурслар белән эшләү өчен кирәкле булган актуаль инструментларга багышланган смена иде. 6 көн дәвамында барган уку-укыту программасы вакытында катнашучылар журналистика, фото һәм видео, трендлар, реклама, креатив фикерләү, блогинг һәм социаль челтәрләр буенча контент булдыру үзенчәлекләре турында белем алдылар, үзләрен бу өлкәдә сынап карадылар.

Алар өчен дәресләрне, остаханәләрне Татарстан һәм Россиянең әйдәп баручы белгечләре: «Громкие рыбы» креатив агентлыгының нигез салучыларның берсе, режиссер Тимур Усаев, «MOBi digital» маркетинг агентлыгының җитәкчесе Шәмсевәлиев Азат, Imagine group агентлыгының креатив директоры Корольков Александр, «Казань интересная» блогы авторы, танылган блогер Русина Семененко, SMM, маркетинг өлкәсе белгече Алинә Гималтдинова, Татарстанның әйдәп баручы журнал һәм газеталарының баш мөхәррирләре һәм корреспондентлары һәм башка бик күп белгечләр уртаклашачаклар. Остаханәләрдә һәм иҗади лабораторияләрдә үзеңне иҗади яктан күрсәтү, һөнәр сайлау, медиа-тирәлектә эшләү, блогны башлау, социаль челтәрләрне алып бару һәм портфолио булдыру өчен мөһим күнекмәләрне өйрәнү темалары күтәрелде.

Сменаның һәр көне кызыклы дәресләр һәм уеннар, спорт ярышлары, интеллектуаль уеннар һәм кичке чаралар белән үрелеп барды. «Сәләт»неңтрадицияләренә кереп барган «ГаләмФест»видеокичәсе, футбол, шахмат буенча чемпионатлар һәм джем-сессияләр узды.

Форумда катнашучылар остаханәләр, тренингларһәм лекцияләр тыңлау барышында спикерлар биргән биремнәрне үтәделәр, үзләрен журналистлар һәм медиа өлкәсе кешеләре буларак сынап карадылар. Дәресләрдәге басым креатив фикерләүгә, үзеңне күрсәтүгә, замананың актуаль һәм файдалы инструментларын куллануга багышланган иде.

Форумда «Җанлы Сәләт» туры эфирлар студиясе шулай ук эшчәнлеген дәвам итте. Эфирларда«Сәләт» медиа-үзәге җитәкчесе Алсу Ганеева, SMM, маркетинг өлкәсе белгече Алинә Гималтдинова, «Громкие рыбы» креатив агентылыгы сценаристлары һәм режиссерлары Закяинов Руслан белән Тимофей Шарагин, аланнарның башҗитәкләре, юнәлешләре директорлары катнаштылар. Тапшыруларныңязмаларын һәркем форумының рәсми ВКонтакте һәм YouTube аккаунтларында карый алачак.

Шулай ук смена дәвамында Сәләт радиостанциясе эшләде, ул форум катнашучыларына матур җырлар, кызыклы әңгәмәләр һәм күтәренке кәеф бүләк итте.

Йомгаклау кичке чарасында «Malsi Music» катнашында open-air узды.

Алда катнашучыларны «Сәләт» форумының бишенче сменасы — АЛДЫНГЫЛАР БИЛӘР ФОРУМ көтә, ул «Алдынгылар хәрәкәте» беләнберлектә оештырыла. Бу смена кысаларында катнашучылар лидерлык һәм команда күнекмәләрен үстерәчәкләр. Эш хәрәкәтнең 12 юнәлеше буенча башкарылачак: мәгариф, фән, хезмәт һәм һөнәрләр, мәдәният, волонтерлык, патриотизм, спорт, сәламәт яшәү рәвеше, медиа, дипломатия, экология һәм туризм.

Аның кысаларында укучыларны төрле иҗтимагый оешмалардан, төрле өлкәләрдән килгән белгечләрдән остаханәләр һәм лекцияләр көтелә.

Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән уздырыла.

«Сәләт»нең рәсми сайты http://selet.biz/tat/

«Сәләт» форумының рәсми сайты https://biler.selet.biz/

«ВКонтакте» төркеме https://vk.com/selet.official

Телеграм-канал https://t.me/seletofficial

YouTube-канал https://www.youtube.com/@SeletOfficial

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*