tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кайбычта махсус операциядә катнашучы якташларыбызга гуманитар ярдәм әзерләү буенча өмә үткәрелә
Кайбычта махсус операциядә катнашучы якташларыбызга гуманитар ярдәм әзерләү буенча өмә үткәрелә

Кайбычта махсус операциядә катнашучы якташларыбызга гуманитар ярдәм әзерләү буенча өмә үткәрелә

Кайбычта Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга гуманитар ярдәм җыюның чираттагы этабы башланды.

— Тиздән районыбыздан йөк машинасы, гуманитар ярдәм төяп, егетләребез янына юл тотачак. Хәрби операциядә катнашучы һәркем туган илебезне, безнең иминлегебезне саклый. Аларга хәлебездән килгән кадәр булышу — безнең бурыч. Гуманитар ярдәм җыю үзәге — «Салават күпере» спорт комплексы. Изге эшкә үз өлешләрен кертергә теләүчеләр кәрәзле телефоннан 89393912628 номеры аша «Ак Барс» банкка акча күчерә ала. Егетләребезгә җылы оекбашлар, носкилар, футболкалар, эчке киемнәр һәм башка кием-салым кирәк. Бу әйберләрне спорткомплекска һәм район үзәгендәге Галия Кайбицкая музеена тапшыра аласыз.

СВОдагы егетләребезгә ярдәм итү максатында “Салават күпере”ендә 20 августта 8.00 сәгатьтә токмач кисү, пакетларга үлән чәе тутыру, чәкчәк һәм баллы торт пешерү оештырыла. Килегез, көтеп калабыз! Ризыкларны әзерләү өчен он, йомырка, бал, шикәр комы кирәк булачак. Үлән чәе әзерләү өчен кипкән үләннәр кирәк. Кемдә бар, зинһар, безгә тапшырыгыз әле. Азык-төлек белән булышсагыз да рәхмәтле булыр идек. Токмач, чәкчәк, үлән чәен өйдә әзерләп китерергә дә мөмкин.

Безнең халык искитмәле, җәмәгать. Авылыбыз группасына бу хакта язуым булды, Олы Кайбычта пекарня ачып җибәргән Мотыйгуллиннар гаиләсе капчыгы белән он китереп китте. Кошманнан Рушан Сайранов ике йөзгә якын йомырка тапшырды.

Галия Кайбицкая музее директоры Чулпан Камалиева да музейда махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә акчалата ярдәм һәм җылы киемнәр, шәхси гигиена әйберләре, бал, варенье кебек озак сакланучы продукция җыю пункты ачылуы турында хәбәр итте. “Украинада барган вакыйгаларга битараф булмаган һәркемне әлеге игелекле эштә катнашырга чакырабыз. Музейга эш көннәрендә 8.00 −17.00 сәгатьтә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Авылларда яшәүчеләр район үзәгенә үзләре килә алмаса, авыл җирлекләренә мөрәҗәгать итә ала. Бу акциядә катнашкан һәм катнашачак һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Бүгенге көндә СВО зонасында булган егетләребезгә сәламәтлек, исән-сау туган якка әйләнеп кайтуларын теләп калабыз.

Луиза Сөнгатуллина

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*