tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Авыл укытучысы
Авыл укытучысы

Авыл укытучысы

Чынлы районы Яңа Тимерчән авылында гомер кичерүче тыл хезмәтчәне, Хезмәт ветераны Надия Нуретдин кызы Идиятуллова 90 яшьлек юбилеен каршылады.

Надия Нуретдин кызы Мәләкәс районы Атнагыл авылында туып үсә. Әтисе көне-төне колхозда эшли, ә әнисе киемнәр тегә, гаилә учагын җил-давылдан саклый. Дүрт ир туганы янәшәсендә кадерле кыз бала булып үскәндә алар гаиләсенә кайгы килә – әниләре кинәт үлеп китә. Надиягә ул вакытта нибары биш яшь була. 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлангач, әтисе белән олы абыйсын фронтка алалар. 1944 елда Нуретдин ага батырларча һәлак була, аннары абыйсы да яу кырында мәңгелеккә ятып кала. Ятим калган ике баланы өлкәнрәк абыйлары тәрбияләп үстерә. Надиягә ачлык һәм ялангачлыкны үз җилкәсендә җитәрлек татырга туры килә. Ул язмыш сынауларына бирешмичә, авылда 8 классны тәмамлап, Сенгилей педагогия училищесына укырга керә. Студент елларында ук тормыш арбасына җигелеп, Казахстанга чирәм җирләрне күтәрергә китә, тракторист ярдәмчесе – плугарь булып эшли. Аннары язмыш җилләре аны Яңа Тимерчән авылына китерә. 28 ел дәвамында җирле мәктәптә башлангыч класслар укытучысы хезмәтен башкара. Аның хезмәт кенәгәсендә бары тик ике генә язу – мәктәпкә эшкә кабул ителгән һәм лаеклы ялга киткән. Ул – Хезмәт ветераны, күп санлы Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары иясе.

Надия Нуретдин кызы Яңа Тимерчәннең асыл, булдыклы егете Вафик Афиятулла кызы Идиятуллов белән гаилә корып җибәрә. Алар матур гына яшәп, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер 7 оныклары һәм 11 оныкчыклары да бар инде.

“Укучыларыма зур рәхмәт – мине онытмыйлар, бәйрәмнәр белән котлап открыткалар җибәрәләр, телефоннан шалтыратып торалар, өйгә килеп хәлемне беләләр”,- ди авыл укытучысы.

Педагогик хезмәт ветеранын Россия Президенты Владимир Путин, Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских, Чынлы районы хакимият башлыгы Владимир Бабайкин исеменнән гомер бәйрәме уңаеннан тәбрикләп, котлау открыткасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырдык. Надия апага нык исәнлек, шатлык-куанычлар, бәхетле, тыныч картлык көннәре теләп калабыз.

Әлфия ХАНӘФИЕВА,

Чынлы районы.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*