tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кашагаллылар Мәңгәрдә очраштылар
Кашагаллылар Мәңгәрдә очраштылар

Кашагаллылар Мәңгәрдә очраштылар

18 август көнне Ялутор районының Мәңгәр авылында зур әзерлек белән Кашагал авылыннан чыккан токымнар кабат очраштылар. Быел да аны филология фәннәре кандидаты Максим Сагидуллин үзенең алыштыргысыз ярдәмчеләре – Сәрвәр Сагидуллина, Мәдинә Рамазанова, Гөлсинә Газизова белән оештырды.

Очрашуга Төмән, Ялутор шәһәрләре, Боровский, Сәел, Исәт, Яңа Атъял, Аслана, Муллаш һәм башка авыллардан килүче кунаклар Мәдинә Рамазанова яшәгән йортка юнәлделәр. Якташлары белән күрешеп, хәлләр белешкәннән соң, алып килгән күчтәнәчләрен ишек алдында куелган өстәлләргә тезә бардылар. Шул арада Сәел авылы ветераннар советы рәисе Гөлсинә Газизова чакыруы белән килгән Аслана күчмә мәдәният комплексы артистлары үзләренең концерт программаларын башлап җибәрделәр. Хуҗабикә сеңелесе Рәшидә Галимова белән ит шулпасы әзерләгән арада, кунаклар җыр-биюләр карап, рәхәтләнеп ял иттеләр. Концерт барышында Кашагалда туып-үскән, тиздән үзенең 100 яшьлек юбилеен каршыларга әзерләнгән Гыйльмиҗамал әби Шөкерованы котлап, бүләк тапшырдылар. 1940 нчы елларда беткән Кашагал авылында туып-үскәннәр истә калган хатирәләре белән бүлештеләр. Төрле уеннарда катнашып, бүләкләр алдылар. Әлеге чараны оештыручы Максим Сагидуллин үзе төзегән Чурбаевлар токымы шәҗәрәсен тәкъдим итте. Аның чыгышын һәркем кызыксынып тыңлады, сорауларына җавап алдылар. Аннары кунакларны бай итеп әзерләгән табынга чакырып, авыл зиратында яткан «яхшы»ларга һәм дога өмет итүче әрвахларга багышлап, шулай ук Кашагал авылы токымнарының дәвамчыларына исәнлек-саулык теләп хәтем аш уздырылды. Мәҗлестә Ялутор шәһәре мәчетеннән килгән Мәүлит хәзрәт Сәфәров, Шәүкәт хәзрәт Латыйпов, Муллаш мәчете имамы Хәмзә хәзрәт Нурмөхәммәтов, Сәел авылыннан Равис хәзрәт Мулюков Коръән укып, дога кылдылар. Әлеге очрашу турында фикерен белдереп Максим Сагидуллин: «Очрашуга килүчеләрнең күбесе балалары, оныклары белән бергә килделәр. Һәм бу чара беркемне дә битараф калдырмады. Очрашу якты, онытылмаслык булып узды.

35-22

Шундый гаҗәеп хәл дә булды – хәтем аш башланганчы һавада зур кара болыт авыл өстенә килә иде. Коеп яңгыр явасына бер дә шик булмады. Әмма хәзрәтләр Коръән укый башлагач, әлеге болыт безне читләп узып, яңгыр өстән сибәләп кенә үтте. Кызганычка каршы, быел, һава торышы яхшы булмау сәбәпле, Кашагал урынында куелган һәйкәл янына барып, догалар укып кайтырга насыйп булмады. Менә шунысы гына бераз кәефне төшерде. Ләкин һәркем очрашу-күрешүләрдән, ата-бабаларыбыз рухына багышлап уздырган хәтем ашыннан бик канәгать калды дисәм, бер дә ялгышмам. Мин үзем дә аннан канатланып, көч-куәт алып кайтам, аннары берничә көн тәэсирләнеп йөрим. Әйтерсең, ата-бабаларыбызның шатлыклары безгә энергия бирә», – дип сөйләде. Ә туган җиренең чын патриоты булган Сәрвәр апа Сагидуллина: «Бу авылда минем әнием туып-үскән, шуңа да бу авыл миңа кадерле. Бик ышанасы килә – киләчәктә дә безнең очрашулар дәвам итәр, танышулар даирәсе тагын да киңәер, ә туганлык бәйләнешләре тагын да ныгыр дип. Без хәзер бертуганнар кебек, бер-беребез белән уртаклашыр нәрсәбез – фотосурәтләребез, туганнарыбызның һәм үзебезнең хатирәләребез бар. Гомумән, ата-бабаларыбызның истәлекләре яшәргә тиеш», – дип өстәде.

Әйе, борынгы татар авылы Кашагал юк инде, урынында авылдашлары тырышлыгы белән куелган һәйкәл генә ялгызы басып тора. Әмма тамырлары белән бу авылдан булганнарның туган җирләре белән рухи бәйләнеш өзелмәгән. Менә шунысы бик мөһим.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Чыганак: yanarish72

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*