Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / “Татар чәе” бәйгесенең йомгаклау өлешенә әзерлек эшләре бара
“Татар чәе” бәйгесенең йомгаклау өлешенә әзерлек эшләре бара

“Татар чәе” бәйгесенең йомгаклау өлешенә әзерлек эшләре бара

Бүген, 3 сентябрь көнне, Региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе, Идрисова Кадрия Раес кызы эш сәфәре белән Тәтеш районының Жуково, Бакырчы авылларында булды.Очрашуда Тәтеш районы “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Сафиуллина Римма Гомәр кызы, һәм оешма әгъзалары катнашты.

26нчы сентябрь көнне “Сәламәт милләт” фәнни-гамәли конференция кысаларында узачак Бөтенроссия “Татар чәе” бәйгесенең йомгаклау өлеше биредә узу сәбәпле, чарага әзерлек эшләре бара. Программаның маршруты билгеләнде.

Бакырчы авылында Кадрия Раес кызы авыл чишмәсе, мәдәният сарае һәм заманча төзекләндерелгән мәктәп һәм авыл фитнес-залына сәяхәт кылды, җирлектә җитештерелә торган чәйләр белән танышты. Шулай ук ул “Ак калфак” җитәкчесе ярдәмчесе белән Олы Әтрәч авылына килде. Биредә Васыйл һәм Мәрзия Юнысовлар тарафыннан үз хисапларына төзекләндерелгән Уракчы чишмәсе һәм Гайнетдин чыгышының тарихы белән таныштырдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*