tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай мөхтәсибәтендә Мәүлид кичәсе узды
Тукай мөхтәсибәтендә Мәүлид кичәсе узды

Тукай мөхтәсибәтендә Мәүлид кичәсе узды

Рабигыль-әүвәл аеның 23нче көнендә (26нчы сентябрьдә), Чаллы шәһәренең “Ихлас” мәчетендә Мәүлид кичәсе узды. Әлеге чараны Тукай районы мөхтәсибәте оештырды.

Мәүлид кичәсендә шәрәфле кунак буларак Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты. Әлеге кичәгә төрле яшьтәге 250дән артык дин кардәшебез җыелды, шул исәптән хатын-кызлар һәм балалар бар иде. Очрашуга Чаллы шәһәре имамнары, аксакаллар, абыстайлар, җәмәгать эшлеклеләре, якын-тирә районнарның мөхтәсибләре, хәйриячеләр һәм башка күренекле шәхесләр җыелды.

Мәүлид ән-Нәби һәм мәҗлес татар гореф-гадәтләрен истә тотып оештырылды. Мөфти Камил хәзрәт гыйлем алуның фазыйләтләре, Мәүлид һәм Рабигыль-әүвәл аеның әһәмияте хакында вәгазь сөйләде. Моннан тыш, Сәидкамал Сөенов, Сәид Яхъя, шулай ук Мисырдан килгән студент Әхмәд Габдрахман һәм башка катнашучылар мөнәҗәтләр башкарды. Аннары кунаклар һәм кичәдә катнашучылар мәҗлескә узды, алар биредә Татарстан Мөфтиенә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде. Мәҗлескә җыелган халык ислам икътисады, ислам финансы продуктлары һәм дини гыйлемнәр үзләштерү буенча җаваплар алды.

Очрашуга килеп, Мәүлид кичәсендә булган һәрбер катнашучы мондый кичәләрнең татар-мөселман гореф-гадәтләрен саклауда мөһимлеген билгеләп узды.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*