3 октябрь көнне Саба районы Миңгәр авылында Мөхәммәд Мәгъдиевның “Кеше китә – җыры кала” әәсәре буенча нәфис фильм төшерделәр.
Нәфис фильмда К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артисты Эдуард Никитин һәм Әлмәт драма театры артистлары белән беррәттән Саба районы мәдәният хезмәткәрләре һәм аларның тормыш иптәшләре дә төште. Фильмның режиссеры Александр Долматов.
Әлеге фильм тамашачылар хозурына гыйнвар аенда тәкъдим ителәчәк.
Чыганак: saby-rt.ru