tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Көзләрендә бәйрәм истәлекле була
Көзләрендә бәйрәм истәлекле була

Көзләрендә бәйрәм истәлекле була

Яңа уку елын башлап җибәрер алдыннан лаеклы ялда булган, тынгысыз җанлы Фәйрүзә Зәкиева район мәгариф ветераннарын чакырып, аларны ял иттереп, онытылмаслык мизгелләр бүләк итүне оештырды.

Чакыруны кабул итеп килгән, заманында мәгариф маяклары, республикада исемнәре булган Люция Закирова, Камил Заһидуллин, Илсур Шиһабетдинов, Нурислам Мәгъсүмҗанов, физик-программист, тарихчы, публицист Рәфкать Зарипов, 1990-2010 елларда эшләгән район мәгариф идарәсе, методик кабинет хезмәткәрләре, лаеклы ялдагы бакча мөдирләре, укытучылар, тәрбиячеләр, барлыгы 40тан артык кеше катнашты. Алар белән бергә, шушы җирлектә урнашкан «Якты юл» хуҗалыгын 40 елга якын җитәкләгән, Куныр, Шода авылларының барлык социаль объектларын төзеткән, Мирхәйдәр Фәйзинең музей-утарын булдыруга зур көч куйган, күренекле шәхес Хәмит Гәрәевның бу чарада булуы очрашуга аерым бер ямь өстәде.

Килгән кунакларны Фәйрүзә Зәкиева өенең капка төбендә оештырылган кабак күргәзмәсе, бакча байлыклары, дәртле, истәлекле татар җырлары каршы алды. Чараны бизәп катнашкан артистлар, килгән кунаклар, Фәйрүзә Зәкиеваның үзе башкаруындагы җырлар берничә сәгать барган бәйгенең бизәге булды.

Шода авылында төпләнеп калган яшь гаиләләр, һәвәскәр артистлар белән кунаклар каршында үзләренең сәхнә осталыгын да күрсәттеләр. Шулай булмый ни, атаклы драматургтан илһам алган авыл кешеләре бит алар. Соңгы биш елда авылда җиде яшь гаилә барлыкка килеп, алар туган авылларында нигез саклаучылар булып төпләнеп калганнар. Хәкимҗановлар, Дәүләтшиннар, Фәйзрах-мановлар гаиләләре, вакыт табып, бу чараны әзерләүдә дә, үткәрүдә дә актив булдылар. Алар Рамил Нәҗипов, Фәйрүзә Зәкиева катнашында «Шалкан» әкиятен «Кабак» әкиятенә әйләндереп, бик матур, маҗаралы спектакль куйдылар.

Килгән кунаклар, “Гаилә елы”нда авылда калган яшь гаиләләрне барлап, кунакларга тәкъдим итү бик үтемле булды, дип бәя бирделәр.
Спектакль караганнан соң кунаклар Мирхәйдәр Фәйзинең музей-утарына юл тоттылар. Алмагачлар арасыннан сузылган сукмак, гүя ике гасыр элек булган чорга алып керә. Ике катлы, идән асты бүлмәләре дә булган йорт, шушы өйнең хуҗасы, 1902 елдан авыл имамы Сәетгәрәй Фәйзуллин гаиләсенең, аларда кунакка килеп, ял итәргә яраткан Мирхәйдәр Фәйзинең, аның чордашларының рухын саклый сыман. Музей белән танышканда, эх, читләргә барып әллә ниләргә гаҗәпләнеп йөрибез, үзебезнең җирлектә булган бу тарихи байлыкны күрмибез, аның белән танышырга вакыт тапмыйбыз, дигән әрнүле уй баштан чыкмый. Төзәтәсе иде бу ялгышлыкны, килсәгез, күрсәгез иде тарихи мирасыбызны…

Музей-утар каршында мәчет буларак төзелгән, манарасы киселеп, заманында мәктәп булып торган, 2000 елдан манарасы торгызылып, хәзер авыл халкына хезмәт итүче мәчет аерым игътибарга лаек. Балтач үзәк мәчете имамы Рамил хәзрәт Бикбаев үзенең чыгышында, тарихи истәлекләрен саклаган Шода авыл халкына, авылны туплап торучы Дәүләтшиннар гаиләсенә, бигрәк тә, Фәйрүзә Зәкиевага үзенең ихтирамын белдерде.

Безнең өлкән буын җитәкчеләребез, тәрбиячеләребез, укытучыларыбызның бетмәс-тө-кәнмәс энергиясенә, булганлыгына сокланам, хәзерге заман педагогларына сездән үрнәк алырга кирәк, дип белдерде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ренат Камил улы Мөхәрләмов. Бу чараны башлап йөрүче, оештыруның бар мәшәкатьләрен үз өстенә алган Фәйрүзә ханым үз чыгышында килгән барлык кунакларга, Резеда Гаязова җитәкләгән район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасына олы рәхмәтен белдерде, бу очрашу һәркемнең күңелендә матур хатирәләр булып сак-лансын, дигән теләкләрен җиткерде.

Шода авылының үзәгендә кайнаган Дәүләтшиннар гаиләсе турында аерым, зур итеп язарга булыр иде. Гаилә башында торган, Бөек Ватан сугышы ветераны, 28 ел буе шушы җирлекнең авыл Советын җитәкләгән Гыйлмулла аганы райондашлар әле дә хөрмәт белән искә алалар. Ул Шода авылында урнашкан имам Сәетгәрәй Фәйзуллин йортын Мирхәйдәр Фәйзинең музей-утары итеп, мәдәни мирас буларак халыкка җиткерү, саклау өчен зур көч куйган шәхесләрнең берсе. Дорга балалар бакчасы, Улисьялда укыту-тәрбия комплексы, Курамьялда клуб, мәктәп, Кургем авылында мәктәп салу — болар барысы да аның тырышлыгы. Гаиләдә тәрбияләнгән уллары Фоат, Азат, Илфат һәм кызы Фәйрүзә туган төбәкләрендә тырыш хезмәтләре белән халыкның ихтирамын казандылар. Инде аларның эшләрен балалары дәвам итә.

Чәчәкләр, гөлләр арасында, Фәйрүзә ханым Зәкиеваның ишек алдында әзерләнгән табын янында аралашу, эчкерсез сөйләшү бу очрашуның олылар өчен нинди әһәмиятле икәнен тагын бер кат раслады. Шушы бәйрәмне оешырган, аның башында торган Фәйрүзә Зәкиеваны тәрбиячеләр, олылар көне белән тәбрикләп, нык сәламәтлек, хәерле озын гомер телибез. Рәхмәт Сезгә!

Чыганак: baltaci.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*