16-18 ноябрь көннәрендә XVII “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы уза. Бүген форум делегатлары Менделеевск муниципаль районының сәнәгать объектлары һәм предприятиеләре белән танышалар. Алар “Менделеев токымнары” химик-технологик лицеенда булдылар.
Монда кунакларны лицей директоры Евгений Ямщиков каршы алды. Ул лицей эшчәнлеге һәм уңышлары, мәгариф учреждениесе һәм гомумән Менделеевск шәһәре тарихы турында сөйләде. Шулай ук Евгений Александрович уку йорты буйлап экскурсия үткәрде.
Лицей 3 нче мәктәп базасында оештырылган. Ул робот техникасы, химия, физика, биология буенча цифрлы лабораторияләр белән җиһазландырылган. Уку кабинетларында шулай ук интерактив панельләр урнаштырылган. Лицейда Face ID җайланмасы белән учреждениегә керү белән идарә ителә торган уникаль куркынычсызлык системасы да булдырылган.