tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Горурланырлык шәхес ул
Горурланырлык шәхес ул

Горурланырлык шәхес ул

Оста тимерче, киң профильле механизатор буларак туган авылыбыз “Авангард” колхозының хөрмәтле хезмәт ветераны, хәләл җефете Роза апа белән 67 ел бергә тату гына гомер кичереп, итагатьле балалар тәрбияләп үстергән үрнәк гаилә башлыгы Аманулла Әмин улы Аминов 90 яшьлек олуг юбилее уңаеннан узган җомга көнне мәчеттә котлаулар һәм бүләкләр кабул итте.

Беренче булып, әлбәттә, горурланырлык авылдашыбызны өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров тәбрикләде һәм бүләкләде. Шушы җылы котлау-теләкләргә аның беренче урынбасары Фәнис хәзрәт һәм Сергач, Спас, Кнәген округлары баш имамы Марат хәзрәт Сәлахетдиновлар кушылды.

Авылыбыз мәхәлләсе һәм җирле мөселманнар дини берләшмәсе исеменнән хөрмәтле юбилярны мәчет имамы Дамир хәзрәт Юнисов һәм аның азанчысы Мирза Айсин котлады.

Ә барча авылдашларыбыз исеменнән Аманулла абыйны Сергач округының депутатлары Советы депутаты Ирфан Шаипов белән без тәбрик иттек, кыйммәтле бүләк тапшырдык, дәвамлы һәм игелекле рухи-агарту эшчәнлеге өчен юбилярга олы рәхмәтләребезне ирештердек һәм хәерле озын гомер теләдек.

 

Рөстәм АБДУЛЛИН,

җирле территориаль бүлек җитәкчесе.

Кочко-Пожар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*