ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Казан шәһәренең 80 нче гимназиясендә укучылар белән әти-әниләр дә язды
Казан шәһәренең 80 нче гимназиясендә укучылар белән әти-әниләр дә язды

Казан шәһәренең 80 нче гимназиясендә укучылар белән әти-әниләр дә язды

Яз,газиз угълым: кара тактаны сыз акбур белән!
Һәм кара күңлеңне ялт иттер сызып ак нур белән!
Өч наданга алмашынмас – бер язу белгән кеше;
Мәгрифәт эстәр , иренмәс һич – кеше булган кеше.

Г.Тукай “Ата илә бала”

Сөекле шагыйребез Г.Тукайның иҗаты дистә еллардан соң да тирән мәгънәсен, заман өчен актуальлеген һич тә югалтмый. “Татарча яз!” дигәндә, нәкъ менә бөек Шагыйребезнең “Ата илә бала” шигырен мисалга китерәсе килә.
Өч наданга алмашынмас – бер язу белгән кеше;
Мәгрифәт эстәр , иренмәс һич – кеше булган кеше.
(Г.Тукай)

Аның сүзләренә тугры калып, Тукаебызның 140 еллыгы уңаеннан, бүген без дә гимназиябездә татарча яздык.

Акциянең максаты – татар телен саклау һәм аны популярлаштыру, дөрес язу, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, халкыбызның үткәнен барлау, киләчәккә ныклы ышаныч тудыру.

Катнашучылар арасында ата-аналар, 50 нче балалар бакчасы коллективы хезмәткәрләре, укучылар, укытучылар бар иде. Акциядә катнашучылар башта “Туган тел” шигырен, аннан шагыйрьнең “Бәхет” әсәрен яздылар. Дикант язуны “Туган тел” җырын башкарып тәмамладык.

Олысында да, кечесендә дә туган телебезнең байлыгына һәм матурлыгына соклану бөек шагыйребезнең иҗатына мәхәббәт хисләре тагын да тирәнәйгәндер.”Татар халкы Тукаен һичкайчан онытмас! Яшәсен халкыбыз,туган телебез һәм бөек Тукаебыз!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*