25 нче апрель көнне Бәләбәй шәһәренең тарихи мәчет мәдрәсәсендә татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган “Татарча диктант” акциясе үтте. Башта Г. Тукайның “Туган тел” шигырен, аннары “Бәхет” текстын яздык. Һәр катнашучыга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Катнашучылар башта кыскача гына Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлы белән танышты.
Сөекле шагыйребезнең китапларына күзәтү ясалды.
Бу чараны оештыруда “Ак калфак” Бәләбәй татар хатын- кызлары оешмасы җитәкчесе Әхмәтшина Галия ханым, төбәк язучысы Салихова Зәйфә ханым, Башкортстан татар конгрессының Бәләбәй бүлекчәсе җитәкчесе Рәсүл Корбан улы аеруча зур активлык күрсәтте. Оештыручыларга зур рәхмәт!
Чара “Туган тел” җырын бергәләп җырлау белән тәмамланды.
“Без -бергә, без- бердәм” дигән сүзләр сүз генә булып калмасын иде. Телебезне саклыйк, яклыйк, киләчәк буынга тапшыру өчен көчебезне кызганмыйк!
Л.Н.Фәттахова, Башкортстанның атказанган укытучысы.