Ислам мәдәнияте музеенда «Татарча диктант» Бөтендөнья акциясе узды. Анда Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясенең 9А белән 9Б сыйныфлары
үз белемнәрен тикшерә алдылар.
Татарча диктант текстын Низамиев Илнур Илдар улы укыды. Илнур Илдар улы – үзе дә 2нче гимназия тәмамлаучы.
Акция бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган иде. Диктант өчен Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыре һәм «Бәхет» әсәреннән өзекләр тәкъдим ителде.
Катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырылды.