ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Чистай шәһәренең “Әмирхания ” рухи- мәгариф үзәгендә милләттәшләребез “Татарча диктант” язды
Чистай шәһәренең “Әмирхания ” рухи- мәгариф үзәгендә милләттәшләребез “Татарча диктант” язды

Чистай шәһәренең “Әмирхания ” рухи- мәгариф үзәгендә милләттәшләребез “Татарча диктант” язды

Чистай шәһәренең “Әмирхания ” рухи- мәгариф үзәгендә милләттәшләребез Бөтендөнья
” Татарча диктант-2026″ акциясенә кушылдылар.

Әлеге белем тикшерү чарасында шәһәребез администрациясе, җирле татар конгрессы, мөхтәсибәт, ” Ак калфак” татар хатын- кызлары иҗтимагый оешмасы вәкилләре, мөслимәләр, китапханәчеләр бар иде.

Милләттәшләребезне җирле татар конгрессы җитәкчесе Галимов Фәрит әфәнде сәламләде.
“Татарча диктант-2026″ быел татар халкының бөек шагыйре, татар әдәбияты классигы, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучы олы шәхес Габдулла Тукайның тууына 140 ел уңаеннан уздырылды. Диктантны язу башта татар халкының гимнына әйләнгән ” Туган тел” шигырен язу белән башланды. Аннан төп текст, Тукай әсәреннән бер өзек язылды.

” Татарча диктант-2026″ акциясендә текстны җирле ” Ак калфак” татар хатын- кызлар оешмасы җитәкчесе Закирова Рушания Вахит кызы укыды.
Бүгенге акциядә катнашкан һәр милләттәшебезгә Рәхмәт хаты тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*