tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Адав-Толымбай авылында легендар колхоз рәисе Фаяз Хәйсаров яшәгән нигездә иске мәчетне халык яңадан торгызырга булды
Адав-Толымбай авылында легендар колхоз рәисе Фаяз Хәйсаров яшәгән нигездә иске мәчетне халык яңадан торгызырга булды

Адав-Толымбай авылында легендар колхоз рәисе Фаяз Хәйсаров яшәгән нигездә иске мәчетне халык яңадан торгызырга булды

Авыл активы берничә ай элек Толымбайның татарлар яшәгән башындагы совет чорыннан соң ачылган беренче мәчетне ремонтлау турында сүз кузгалткан булган. Толымбайлылар бу идеяне күтәреп алганнар, бер атна эчендә ремонтка 920 мең сум сәдака акчасы җыелган да.

Бу нигездә 1991 елга кадәр Коминтерн исемендәге колхоз рәисе Фаяз Хәйсаров гаиләсе белән яшәгән. Колхозлар таркалып, җитәкче Буага күчеп китәргә уйлый, ә йортын мәчет итеп үзгәртергә рөхсәт бирә. Моңа кадәр йортларда җомга намазы укып йөргән картлар, озакламый бу нигездә манара күтәреп, мәчет ача. Ул заманнарда анда нигездә Бөек Ватан сугышы ветераннары йөри, һәм аны төзүчеләр дә алар үзләре була. Соңрак авылның икенче башында тагын бер яңа таш мәчет калкып чыга һәм еллар үтеп беренче мәчетнең ишекләре бөтенләй ачылмый да башлый.

Шушы көннәрдә Адав-Толымбай авылы мәдәният йортында узган авыл җыенында да бу хакта сүз булды. Җирлек башлыгы Азат Әхмәтҗанов быел җирлектә эшләнгән эшләр турында таныштырды. Авылда төп бюджет үзара салым акчасы булуын әйтте җитәкче. Аны киләсе ел өчен дә 500 сумнан җыячаклар. Ә узган елгы акчага “МТЗ” тракторы сатып алганнар. Кыш көне авыл урамнарын кардан ачарга, җәй көне чүп үләннәрен чаптырырга кирәк булганда техника хәзер үзебездә, диләр. Тракторчы да бар. Кыскасы, бу проблема чишелүгә бик шатланалар. Азат Фазылҗанович үзара салым акчасын 1 апрельгә кадәр түләп бетерергә чакырды. Хәзер, әлеге авылда тоткарлыклар булганы юк.

-Без берничә атнада аны 100 процент җыеп тапшырабыз. Биредә авыл, дип җан аткан халык яши. Быел аның бер өлешен зират чыгымнарына, авылның күзгә ташланган кайбер урыннарын тәртипкә китерүгә, юлларны төзекләндерүгә тотачакбыз, дип сөйләштек. Болар эшләнәчәк эшнең бер өлеше генә. Әле шушы көннәрдә генә авылдашлар үзләре килешенеп, иске мәчетне яңарта башладылар. Төзелеш эше бик кыйммәт хәзер, читтә яшәүче авылдашлар да бик булышты, – диде җитәкче.

Мәчеттә инде ремонт эшләре башланган: кемдер ишегалдындагы иске гаражны, сарайларны сүтә, манарасын ремонтлый башлаганнар, тәрәзә-идәннәрен дә яңага алмаштырачаклар. Шунда ук мәдрәсә ачып, укулар оештырырга да җыеналар. Яшьли Мәскәү шәһәрендә төпләнеп яшәп, соңрак авылга кайткан Әсгать Рыбаков бу эшне оештырып йөрүчеләрнең берсе. Кайткач әнисе нигезенә яңа йорт салган ул. Ремонт эшләрен яңа елга кадәр тәмамлап, беренче азанны быел әйтергә өмет бар, ди.

Авылда төзелеш бара икән, димәк ул яши, дигән сүз. Азат Фазылҗанов сүзләренә караганда, икенче мәчет ачу чыннан да кирәк. Бигрәк тә дини бәйрәмнәрдә халык күп җыела. Бүгенге көндә АдавТолымбайда 828 кеше яши. 18 яшьтән өлкәнрәкләре 600 тирәсе. Авыл шәһәргә якын булганга, йорт сатып алып төпләнүчеләр дә шактый. Әле тагын быел авылның күпкатлы йортында да капиталь ремонт эшләре дә көтелә. Районда АдавТолымбайның перспективалы авыллар рәтендә булуына, күргәнегезчә, шәһәргә якын торуы гына сәбәпче түгел, аның төп яшәтүчесе – тырыш, инициативалы һәм бердәм халкы.

Чыганак: buinsk-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*