2024 елның 30 ноябрендә Бөгелмә шәһәрендә Һади Атласи исемендәге Татар мәдәниятен үстерү һәм аңа ярдәм итү иҗтимагый фонды оештырган «Балачакның яңа җырлары» фестиваль-конкурсының Гала-концерты үткәрелде. Балалар өчен язылган җырлар конкурсы 2024 елның гыйнварыннан ноябрь аена кадәр Республика ресурс үзәге гранты ярдәмендә Татарстан Республикасы Президентының 2021 елның 29 декабрендәге указы нигезендә уздырылды. Конкурсның максаты – балалар һәм яшүсмерләр өчен яңа җыр әсәрләре иҗат итү, яңа талантлы композиторларны, балалар җырлары шагыйрьләрен, яшь вокалистларны барлау, популярлаштыру.
Бөгелмә балалар сәнгать мәктәбенең бәйрәмчә матур итеп бизәлгән Зур концерт залына 350 дән артык укучы, шулай ук балалар бакчалары тәрбиячеләре, музыка хезмәткәрләре, мәктәп укытучылары һәм ата-аналар җыелды. Балалар иҗат бәйрәмендә конкурска йомгак ясалды һәм «Иң яхшы вокалист-соло», «Иң яхшы яңа балалар җыры ансамбле», «Иң яхшы балалар ретро-җыры вокалисты» номинацияләре буенча җиңүчеләр бүләкләнде.
«Иң яхшы вокалист-соло» номинациясендә Мәликә Мирзахметова (Карабаш бистәсенең 2нче мәктәбе), Яхина Самира (Карабаш бистәсенең 1нче мәктәбе), Ежова Софья (28 номерлы «Әкият» балалар бакчасы, педагоглары Шаймарданова Венера Мөхәммәт кызы, Инсапова Раилә Ринат кызы) – җиңүчеләр булдылар.
Икенче номинациядә 2 нче Карабаш төп гомуми белем бирү мәктәбе ансамбле, Бөгелмә шәһәренең 2 нче номерлы «Батыр» балалар бакчасы (җитәкчесе Шакирова Әлфия Рәшит кызы), 4 нче номерлы «Ләйсән» балалар бакчасы (татар теленә өйрәтү буенча тәрбияче Шиапова Алсу Фәнил кызы, музыка җитәкчесе Максимова Фәния Гайнислам кызы) иң яхшылардан дип танылдылар.
«Балалар ретро-җырының иң яхшы вокалисты» номинациясендә Бөгелмә балалар сәнгать мәктәбенең Бадыкшанова Әлфия Ильяс кызы җитәкчелегендәге «Тамчылар» вокаль ансамбленең кече һәм өлкән составы премияләргә лаек булды.
Гран-при Һади Атласи исемендәге 14 нче номерлы татар гимназиясенең «Балачак» ансамбленә тапшырылды. Алар Флүзә Муссарова сүзләренә Таһир Яруллин тарафыннан язылган «Туган телем – татар теле» җырын башкардылар. Һади Атласи исемендәге фонд җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Алсу Ханнан кызы Мөхәммәтдинова үзенең чыгышында әлеге җырның фестиваль гимнына әверелүен билгеләп үтте.
«Яңа балалар җырының иң яхшы композиторы» номинациясендә җиңүчеләр арасында Бөгелмә балалар сәнгать мәктәбенең иҗади тәҗрибәсе зур булган танылган педагоглар бар: Әхмәтшина Фәния Салих кызы, Римма Фәрит кызы Кадыйрова, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе Бадыкшанова Әлфия Ильяс кызы. Шул ук вакытта фестивальдә Казаннан яшь композитор Таһир Яруллин, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры хоры артисты беренче иҗат җимешләрен тәкъдим итте.
Иң яхшы яңа җыр сүзләренең авторлары дип яшь шагыйрьләр Раил Гатауллин (Казан), Гөлзилә Фәрхетдинова (Арча районы), Флүзә Муссарова (Казан) игълан ителде.
Чыганак: belem.ru