ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Кайбыч районында да бергәләп диктант яздылар
Кайбыч районында да бергәләп диктант яздылар

Кайбыч районында да бергәләп диктант яздылар

Бүген Кайбыч районы Кошман мәктәбе укучылары, укытучылары, хезмәткәрләре, әти-әниләре, Кошман авылы советы җитәкчесе Сафина Лилия Рәшит кызы Дөньякүләм “Татарча диктант” акциясенә кушылды.

Ул бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел булуга багышланган иде. Текстны туган тел укытучылары Салахова Флюзия Дамир кызы һәм Хәйруллина Резеда Мингазис кызы укып яздырды. Катнашучылар башта шагыйрьнең “Туган тел” шигырен, аннан “Бәхет” дип аталган текстны яздылар.

Акциянең төп максаты – татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү,бөтен дөньяда яшәүче татарларны берләштерү, тел белемен тикшерү мөмкинлеге бирү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен киңәйтү һәм татар теленә мәхәббәт тәрбияләү.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*