ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Тукай теле күңелгә якын: «Татар-информ» агентлыгы «Татарча диктант» акциясенә кушылды
Тукай теле күңелгә якын: «Татар-информ» агентлыгы «Татарча диктант» акциясенә кушылды

Тукай теле күңелгә якын: «Татар-информ» агентлыгы «Татарча диктант» акциясенә кушылды

24-26 апрель көннәрендә татар теленә игътибарны арттыруны максат итеп куйган «Татарча диктант» акциясе уза. Бүген Татарстан һәм Башкортстан республикаларында яшәүчеләр үз белемнәрен сынап карады.

Быел «Татарча диктант» акциясе бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлана. Шул уңайдан катнашучыларга язу өчен шагыйрьнең «Туган тел» шигыре һәм «Бәхет» хикәясе тәкъдим ителде. «Татарча диктант»ның «Татар-информ» сайтында турыдан-туры трансляциясе булды.

Чара башланыр алдыннан Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин диктант язарга килүчеләрне баянга кушылып җырлатып каршы алды.

«Татмедиа»да Бөтендөнья «Татарча диктант» акциясен «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы оештырды. Чарада журналистлар һәм танылган татар блогерлары катнашты. Текстны «Сөембикә» журналы хезмәткәре, социаль челтәрләрдә актив эшләүче блогер-журналист Фәгыйлә Шакирова укыды.

«Күп кеше «Татарча диктант» акциясен ниндидер рәсми, җитди чара итеп кабул итә. Кайберәүләр бөтенләй – «Мин килергә куркам, билгем начар булыр», – дип әйтә. Мин киресенчә әлеге чараны бәйрәм рухында узуын теләгән идем. Безнең тормышка интернет керер алдыннан матур, төзек сөйләм үрнәген телевизор, радиолардан тыңлый идек. Хәзер исә әлеге киңлекне блогерлар яулап алды, барысы да аларга карый. Мәктәпләрдә барыбыз да татар телен укыдык, әлеге диктантны татар теле укытучыларыбызны искә алып языйк», – дип сөйләде ул.

Чарада катнашучыларны «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков сәламләде.

«Бу бик яхшы, кирәкле традиция. Кызганыч, интернет заманы безне сөйләшә торган гына татар итеп калдырып бара. Элек кулдан хатлар яза идек, күбрәк китаплар укый идек. Хәзерге вакытта татар хәрефләре кулланып, дөрес итеп аерым бер катлам татарлар гына яза. Әлеге акция шушы хәл белән көрәшү өчен кирәк тә инде. Бергә җыелып татарча язу безнең өчен горурлык бигесе. Кызганыч, бүген барлык татарлар да татарча клавиатура кулланмый. Бүгенге көндә социаль челтәрләрдә бик еш татар хәрефләрен төшереп калдыручыларны күрәбез. Русчалатып, татарча аралашалар. «Татар-информ»га әлеге мөһим акцияне оештырулары өчен рәхмәт белдерәм», – диде ул.

“Сөембикә” журналының бүлек мөхәррире Лилия Гәрәева әлеге чара бөтен дөнья татарларын берләштерүен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, биредә үзеңне зур милләтнең бер өлеше итеп тоярга була.

«Диктантны һәр елны язарга тырышам. Бик ошый, диктант язып утырганда үземне зур океанның бер су тамчысы итеп хис итәм. Кешеләр өчен аралашу, берләшү мөһим. Бәлки кемдер әлеге чарага килеп – «Мин дә шушы милләтнең, халыкның бер өлеше бит», – дип уйлап куяр. Мөһим, рәхәт чара», – дип уртаклашты ул.

Озак еллар журналистика өлкәсендә хезмәт куйган Лилия Яруллина исә диктантны беренче тапкыр язган. Ул диктанттан соң туган уңай хисләре белән уртаклашты.

«Татарча диктант»ны беренче тапкыр яздым. Үзем озак еллар журналист булып эшләсәм дә, элек язганым юк иде. Бик ошады, татар рухы, милли рухны тойдым. Язу авыр булмады, Тукай теле бик матур, күңелгә якын. Алмаз абый Хәмзин чараны бик матур башлап җибәрде, аның баян моңнарын тыңлап башлаганга, диктант шулай җиңел язылгандыр. Үзен татар дип санаган һәрбер кеше әлеге диктантка килергә тиеш», – диде ул.

“Татарча диктант” акциясендә Раилә Ахунова, Рафис Атаказ, Рәмзия Әхмәдуллина, Гөлгенә Шиһапова, Радик Сабиров, КФУ аспиранты, төрек милләтеннән Гамзә Нур Налбант, журналистлардан Риман Гыйлемханов, Рәйсә Борһаниева, Эльза Газизова, Фирдәвес Исмәгыйлева, Фәния Лотфуллина, Гөлүсә Мифтахова, Айгөл Әхмәдишина, Илзирә Гиздуллина, Айгөл Хәйруллина катнашты.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*