Татарстанның Минзәлә районы Кадрәк мәктәбендә гөрләп “Татарча диктант” акциясе үтте. Бирегә мәктәп укытучылары, укучылары, хезмәткәрләр, әти-әниләр, Кадрәк мәдәният йорты вәкилләре, китапханә хезмәткәрләре, Җәмәк клубы хезмәткәрләре җыелды.
Быел акция 11нче тапкыр оештырыла. Ул Габдулла Тукайның тууына 140 ел булуга багышлап үткәрелә.