Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Санкт-Петербург шәһәренә бара.
Иртәгә биредә Татар мәдәнияте көннәре кысаларында татар халкының милли үзенчәлеген саклауга һәм үстерүгә багышланган «Нева елгасы буенда яшәүче татарлар» төбәк фәнни-гамәли конференциясе узачак.