15нче декабрьдә Әстерхан өлкәсе Ташлыяр авылында шагыйрә Газизә Сәмитовага багышланган бәйрәм үтте. Әлеге бәйрәмне өлкәнең “Дуслык ” татар милли мәдәни җәмгыяте, Ташлыяр музее хезмәткәрләре оештырды. Әлеге чарада “Ак калфак ” оешмасы активистлары да актив катнашты. Шагыйрәнең шигырьләре татар, рус телләрендә яңгырады.
Газизә Баһаветдин кызы Сәмитова 1862 елда хәзерге Әстерхан өлкәсенең Янкала районындагы Ташлыяр авылында туган. Газизәнең бабасы Шәмсетдин Ташлыяр авылына элекке Казан губернасының Тәтеш якларыннан килеп урнашкан. Әтисе Баһаветдин икенче гильдия сәүдәгәр булган. Газизә, татар теленнән тыш, калмык, рус, төрек, гарәп һәм фарсы телләрен яхшы белгән. Бик яшьли шигырьләр яза башлаган. Шагыйрәнең 1876-1882 нче еллардагы иҗаты күтәренке рух, тирән өмет белән сугарылган.
Газизә биш бала тапкан һәм, никахта 12 ел булганнан соң, 1894 елда ире белән аерылышкан.
Шагыйрә үз әсәрләрен матбугатта беркайчан да чыгарырга тырышмаган. Аның иҗаты 1930 нчы елларда гына матбугатта күренә башлый. Газизә Сәмитованың шигырь җыентыгы 1965 елда гына Казанда дөнья күрә.
Наилә Есенбаева