15 гыйнвар – күренекле татар композиторы Нәҗип Җиһановның туган көне. Шул уңайдан аның исемен йөрткән урамда Казанның Совет районы 187 нче күп профильле лицеенда «Нәҗип Җиһанов галәме» музыкаль залы ачылышы булды. Музыкаль залда композитор турында кызыклы мәгълүматлар, фотографияләр төшерелгән стендлар, уен кораллары урын алган.
Нәҗип Җиһановның иҗатын өйрәнгән сәнгать белеме кандидаты, доцент, музыка сәнгате менеджменты кафедрасы мөдире Дилия Хәйретдинова әлеге көннең Казан консерваториясе өчен генә түгел, Татарстандагы барлык музыка җәмәгатьчелеге өчен әһәмиятле булуын әйтте. Зал ачылышында ул Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе ректоры Вадим Дулат-Алиев исеменнән сәламләде.
«Ул Нәҗип Җиһановның исемен мәңгеләштерүдә катнашкан барлык кешегә иң изге теләкләрен җиткерә. Җиһановның музыкасы, аның фотографияләре, аның турында истәлекләр Казанның үзәгендә генә түгел, аның исемендәге урамда да саклана. Без моңа бик шат», – диде ул һәм Нәҗип Җиһановка багышланган истәлекле китаплар бүләк итте.
Залның ачылышында композиторның оныгы, Татарстан Милли музей филиалы – Нәҗип Нәҗип Җиһанов музее мөдире Алексей Егоров та бар иде. Ул әлеге залны югары дәрәҗәдә эшләнгән дип бәяләде.
«Эчтәлеге өчен борчылмыйм, чөнки лицей әлеге залны әзерләгәндә Татарстан Милли музее белән хезмәттәшлек итте. Барыбыз да бу эшкә җәлеп ителдек. Минемчә, Нәҗип Җиһанов турында тулы һәм бай мәгълүмат бирелгән. Хөрмәтем зур. Залны бик ошаттым. Шунысы сөендерә: Нәҗип Җиһанов урамында урнашкан мәктәптә укыган балалар Җиһановның кем икәнен дә белеп үсәчәк», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Алексей Егоров Нәҗип Җиһановны киңкырлы шәхес дип атады. «Күп профильле лицейда Нәҗип Җиһанов исеме белән бәйле урын булганлыгына шатланам. Мәктәп директорына дәү әтиемнең шәхси әйберләре – экспонатларын да тапшырырга теләвемне әйттем. Гаилә архивында шундый әйберләр бар», – дип аңлатты музей мөдире.
«2020 елда пандемиядән соң лицей ачылу турында карар чыкты. Шул вакытта без бөек композиторыбыз Нәҗип Җиһанов исемендәге музыкаль залының фәнни концепциясен эшлисе иде дип, Татарстан Милли музеена мөрәҗәгать иттек. Шулай итеп, ул Милли музей белән килештереп эшләнде. 2020 елда ук старт бирелгән иде. Әлеге залны оештыру һәм ачу эшендә катнашкан һәркемгә рәхмәтлебез», – диде 187 нче күп профильле лицей директоры Гөлнара Галиева.
«Нәҗип Җиһановны искә алабыз икән, димәк, аның исеме һәм иҗаты яши. Балаларның кече яшьтән үк Нәҗип Җиһанов музыкасы белән танышулары, аны белеп үсүләре аерым игътибарга лаек. Әлеге мәктәп бинасында мәдәният һәм сәнгать учагы барлыкка килде, барыгызны да котлыйм. Истәлеккә балалар өчен иҗат ителгән ноталар җыентыгымны бүләк итәсем килә. Җиһанов музыкасы белән бергә заманча музыка да яңгырар», – диде Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең композиция кафедрасы мөдире, композитор Эльмир Низамов.
«Җиһанов галәме» залы ачылышында 21нче балалар музыка мәктәбе хезмәткәрләре һәм музыкантлары, La Primavera оркестры музыкантлары композиторның «Зюгра» балетыннан романс, «Сүзсез җыр» һәм «Вальс» әсәрләрен башкарды.
«Мирасы илебезнең күпмилләтле музыка сәнгатенең алтын фондына кергән һәм яшь музыкантлар өчен югары сәнгати зәвык, шигъри хыял һәм тавыш осталыгының чын мәктәбе булган күренекле татар композиторының тормыш һәм иҗат битләренә кагылдык. Ихласлыгы, матурлыгы һәм кабатланмас милли үзенчәлеге бар, шунлыктан аның музыкасы җырчыларның һәм тыңлаучыларның күңелендә җылы кайтаваз булып урын ала», – диде 187нче лицей укучылары. Алар кунаклар өчен зал буйлап экскурсия уздырды.
- Нәҗип Гаяз улы Җиһанов – 1911 елның 15 гыйнварында Җаек шәһәрендә туа. 1927 елда Казанга килә, 1931 елда Мәскәү консерваториясе карамагындагы техникумның композиторлар әзерләү бүлегенә укырга керә. Укуны тәмамлагач, Нәҗип Җиһанов кире Казанга кайта.1938 елда композитор үзенең беренче операсын — «Качкын»ны яза. Бер елдан соң ул яңа гына ачылган Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә куела. 1957 елда композиторга СССРның халык артисты исеме бирелә.
- 1962 елда СССР Композиторлар берлеге сәркатибе итеп билгеләнә. 1945–1988 елларда Нәҗип Җиһанов Казан консерваториясе ректоры булып эшли. Композитор 8 опера, 3 балет, 17 эре симфоник әсәр, сюиталар, җырлар, күпсанлы камера, вокаль һәм инструменталь әсәрләр авторы. 1939–1977 елларда ул Татарстан Композиторлар берлеге идарәсе рәисе була, өч тапкыр СССР Дәүләт премиясе, Ленин ордены, Кызыл Байрак Хезмәт ордены белән бүләкләнә. Нәҗип Җиһанов 1988 елның 2 июнендә Уфа шәһәрендә вафат була.
Чыганак: tatar-inform.tatar