Татарстан китап нәшрияты Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнеп, гаилә белән бергәләшеп укыр, уйнар өчен яңа басма чыгарды. Бу гади генә басма түгел, ә шагыйрьнең рухи дөньясын ача, аның әсәрләрен өйрәнергә ярдәм итә торган уен. Уен балаларның хәтерен үстерү, телен һәм хыялын баету өчен ярдәмлек булачак.
Яңа басма Габдулла Тукайның 22 шигыре һәм әкиятенә таянып ясалган рәсемнәрне үз эченә алган карточкаларга нигезләнеп ясалган. Ул тиздән сатуга чыгар, дип вәгъдә бирә Татарстан китап нәшрияты үз социаль челтәрләрендә
Проект Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә тормышка ашырылган.