tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әтнә районы Бәрәскә авылында яшәүче Әминә әбигә 100 яшь тулды
Әтнә районы Бәрәскә авылында яшәүче Әминә әбигә 100 яшь тулды

Әтнә районы Бәрәскә авылында яшәүче Әминә әбигә 100 яшь тулды

Әтнә районы Бәрәскә авылында яшәүче Әминә әби Сәләхова 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

И, Ходаем әйтергә генә ансат, Яхшылап уйлый калсаң, бер гасырлык гомер бит..
Әминә әбинең үзеннән сорагач:

– Үзем дә аптырыйм. Төнлә уянып китәм дә, Ходаем ничек шуның кадәр гомер бүләк иттең син миңа, дип Аллаһы Тәгаләгә дәшәм, – ди ул үзе.

соңгы авыр елларны безнең буын китаплардан укып кына белсә дә, Әминә әби ул авырлыкларны үз җилкәсендә татыган хатын-кызларның берсе. “Урман кискән вакытларны һич оныта торган түгел кебек иде. Аллаһка шөкер, авырлары онытылды” – дисә дә, кайтып-кайтып искә ала ул елларны.

8 балага гомер бүләк итә ул. Бүгенге көндә 13  оныгы, 20 оныкчыгы бар аның. Улы Хәмит белән килене Нурсөя гаиләсендә гомер кичерә.
Юбилярны олуг юбилее белән Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов, Ленин исемендәге күмәк хуҗалык җитәкчесе Илгиз Хәйруллин җитәкчелегендәге делегация котлады.

Гөлнар Мөхәмәдҗанова, Әтнә районы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*