Әлеге минутларда XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы уза. Биредә «Бөтенроссия татар авыллары» иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Гыйльметдин улы Галимов чыгыш ясады. Ул гыйнвар-февраль айларында узган очрашулар турында сөйләде.
-Әйе, без ел саен җыелабыз, аралашабыз. Ләкин Рәсәйдә 4200 татар авылы бар. Җыеннарыбызга һәр авылдан 1 генә эшмәкәр килсә дә, 4 мең кешелек заллар кирәк булыр иде безгә. Шуңа да без быел әлеге җыенга әзерлек кысаларында үзебез төбәкләргә барып авылларның яшәешен күрергә, эшмәкәрләр белән урында танышырга, аларны борчыган мәсьәләләрне өйрәнергә теләдек, -дип башлады ул сүзен.
2025 елның 20-22 январендә, һәм 12, 13-19 февральдә Россиянең татар авыллары иҗтимагый оешмасының бер төркем оешма әгъзалары Татарстан, Башкортостан, Пермь төбәге, Удмуртия, Марий Эл республикалары, Самара һәм Оренбург өлкәләрендә яшәгән авыл эшмәкәрләре белән очырашып, хәлләрен белешеп, түгәрәк өстәлләрдә чыгышлар ясап , уңышларын ишетеп кайтканнар.
-Без һәрберебез эшмәкәрләр һәм без һәрберебез үзебезгә алмаш, эшебезне дәвам итүчеләрне әзерләргә тиешбез. Мин дә шушыларны уйлап, эш юнәлешләремнең берсе булган һәм этнотуризм үзәге генә түгел, Башкортстан татарларының төп җыену урыны хәленә килгән «Бабай утары» белән идарә итүне кызым Айгөлгә тапшырдым, – дип билгеләп үтте Фәнир Галимов. Алга таба ул сүзне Айгөл Галибаевага бирде.
-“Бабай утары” этнографик музее Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылында туып үскән, туган җирен бар йөрәге белән сөйгән, халкы өчен җан аткан минем әтием Фәнир Гыйльметдин улы Галимовның идеясе белән булдырылды. Ул күп еллар Башкортстан татарларының-борынгы әби-бабаларыбызның ничек көн итмешен безгә, үзенең балаларына, оныкларына мөмкин кадәр төгәлрәк, тулырак күрсәтү хыялы белән яшәде. Ә бит дөресе дә шулай, нинди генә милләт вәкиле булмасын, ул бары тик үз халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, телен саклап, буыннан-буынга җиткерә килгәндә генә бердәмлек тоя, шул чагында гына милләтнең киләчәге бар, – дип башлады чыгышын Айгөл Галибаева.
Башта “Бабай утары” ачык һава астында музей буларак төзелгән. Тора-бара ул уникаль экспонатлар коллекциясе булган борынгы татар авылына әверелгән. Музейда һәр экспонат оригиналь һәм бердәнбер нөсхәдә диярлек. Аларның һәркайсысы Россиянең төрле почмакларыннан берәмтекләп эзләп, бөртекләп җыелган.
– “Бабай утары” этнографик комплексы эшчәнлеген камилләштерү җәһәтеннән киләчәккә безнең бурычларыбыз планнарыбыз бик күп–тематик һәм мәдәни фестивальләр уздыру, гастротурлар һәм авыл туризмын оештыру, ял көне турлары географиясен үстерү эшләре тора. 2025 нче елга килгәндә, ике атна дәвамында, татар тормышын чагылдырган картиналар, иҗади эшләр башкару өчен Бөтен дөньядан рәссамнар чакырырга; “Җырлыйк әле” фестивален оештырырга, балалар лагерын булдырырга һәм Бөтенроссия спортчылар ярышын уздырырга ниятлибез, – дип бүлеште планнары белән ул.