ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / ПЕРМЬ ӨЛКӘСЕНДӘ «БӘХЕТЛЕ ХАНЫМ» КОНКУРСЫНЫҢ ФИНАЛЫ УЗДЫ
ПЕРМЬ ӨЛКӘСЕНДӘ «БӘХЕТЛЕ ХАНЫМ» КОНКУРСЫНЫҢ ФИНАЛЫ УЗДЫ

ПЕРМЬ ӨЛКӘСЕНДӘ «БӘХЕТЛЕ ХАНЫМ» КОНКУРСЫНЫҢ ФИНАЛЫ УЗДЫ

11 апрель көнне Пермь шәһәренең  Г.Калинин исемендәге мәдәният сараенда «Бәхетле Ханым» матурлык һәм талант бәйгесенең финалы булды. Финалда 30 яшьтән 50 яшькә кадәрге татар һәм башкорт мәдәниятенең иң чагу, талантлы 10 вәкиле катнашты.

Конкурсны “Ватан” Хәйрия фонды, “Пермь крае татарларының милли-мәдәни автономиясе”  төбәк иҗтимагый оешмасы, “ Алтын” Бизнес – клубы, Пермь шәһәренең “Гүзәл Чулман ” татар бию ансамбле, Пермь крае мөфтияте оештырды.

Конкурска Уинск, Орда, Көңгәр, Барда, Березово, Октябрь һәм Пермь муниципаль округларыннан 69 анкета-гариза кабул ителгән.

Котлау сүзе белән Пермь крае Губернаторы администрациясенең милли һәм дини мөнәсәбәтләр департаменты белгече Оборина Ирина Павловна чыгыш ясады: «Бүген кунакчыл залда милли традицияләр, халык мәдәнияте, матурлык һәм талант бәйрәме. Бу бәйрәм Пермь җирендә генә түгел, ә бөтен бөек илебездә милләтара татулыкны һәм тынычлыкны саклау һәм ныгыту эшендә әһәмиятле чара булыр дип ышанам. Татарстан Республикасы коллегаларына күпьеллык дуслык һәм хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерәсем килә, без алар белән дистәләгән еллар дәвамында йөзләгән әһәмиятле проектларны һәм чараларны гамәлгә ашырдык. Алар бүген дә безнең белән. Рәхмәт аларга!».

“Узган ел конкурс беренче мәртәбә уздырылды һәм Пермь шәһәре вәкилләре өчен оештырылды. Быел конкурс бөтен Пермь краен колачлады. “Бәхетле Ханым” конкурсының финалы Татарстан Республикасының “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбленең күркәм чыгышлары белән үрелеп барды. “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбленең Пермь краенда гастрольләрен оештырган өчен Бөтендөнья татар конгрессына аерым рәхмәтебезне белдерәбез”,-дип белдерде” Пермь крае татарларының милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе,” Ватан ” Хәйрия фонды җитәкчесе Вәлиев Ринат Максумович. Ул «Шауба» милли-мәдәни үзәге мәдәни-ял итү учреждениесенең әйдәп баручы менеджеры Нариманова Дилүсә Фәйзурхан кызына «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгыннан Рәхмәт хаты тапшырды.

«Барда районы татарлары һәм башкортлары мәдәни үзәге» иҗтимагый оешмасы рәисе Назин Сәлим Нәҗип улы катнашучыларны котлады һәм Пермь краеның гер спорты буенча югары категорияле укытучысы, баш судьясы Сабирҗанов Наил Нәсих улына Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатын тапшырды.

Дистәдән артык иганәче һәм партнер “Бәхетле Ханым”конкурсын хуплады. Конкурсны оештыручыларга, партнерларга, жюрига, волонтерларга зур рәхмәт җиткерелде.

Финалга чыккан кызлар 3 конкурс сынавын лаеклы үттеләр: «Мин һәм минем шәҗәрә» темасына чыгыш, гаилә белән таныштыру һәм иҗат номеры.

Барда авылыннан Муксинова Алинә Рим кызы «Иң Бәхетле Ханым»номинациясендә җиңүче булды.

Һәр финалист түбәндәге номинацияләрдә диплом белән бүләкләнде:

Алина Миңнеханова – “Тәвәккәл Ханым”;

Юлия Шәйдуллина – “Нурлы Ханым”;

Диана Рангулова – “Күркәм Ханым”;

Гүзәл Чубаркина – “Зифа Ханым”;

Ләйсән Муллаханова- “Соклангыч Ханым”;

Альбина Абзәлимова – “Сәләтле Ханым”;

Фирая Шәймәрданова – “Шат Күңелле Ханым”;

Лима Шәйдуллина – “Нәфис Ханым”;

Эльза Хасимова – “Ярдәмчел Ханым”.

Финалга чыккан барлык хатын-кызларга истәлекле бүләкләр, Хәйриячеләр, конкурс партнерлары бүләкләре тапшырылды. Иң мөһиме, һәр катнашучы онытылмаслык тәэсирләр, хис-кичерешләр алды.

Бу чара талант, матурлык һәм үз-үзеңә ышаныч бәйрәменә әверелде.

«Бәхетле Ханым – 2026»конкурсында җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*