Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Ашхабад шәһәренә килде.
Милли Шура рәисен Татарстан Республикасының Төркмәнстандагы даими вәкаләтле вәкиле Руслан Кәбиров һәм Төркмәнстан мәдәният министры урынбасары Корбанморад Морадалиев каршы алды.