ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Төркия башкаласында милләттәшебез хөрмәтенә урам барлыкка килде
Төркия башкаласында милләттәшебез хөрмәтенә урам барлыкка килде

Төркия башкаласында милләттәшебез хөрмәтенә урам барлыкка килде

Әнкарадагы Чанкая районындагы урамнарның берсенә Кырым татар җәмәгать эшлеклесе: журналист, Кырымдагы беренче мөселман хатын-кызлар журналының баш мөхәррире булган Шәфика Гаспринская исеме бирелде.

Шәфика Гаспринская — мәгърифәтче Исмәгыйль Гаспарлының кызы. Аның әнисе — танылган эшмәкәрләр һәм морзалар гаиләсеннән булган Идел буе татары Зөһрә Акчурина.

Шәфика Гаспринская Бакчасарайда туган. 1919 елда Төркиягә күчеп киткән, анда актив иҗтимагый эшчәнлек алып барган. 1930 елда Шәфика Гаспринская Истанбулда Кырым татар хатын-кызлары берлеген оештыра. Шулай ук Гаспринская эмигрантларга ярдәм итә, хәйриячелек белән шөгыльләнә һәм кырымтатар басмаларында мәкаләләр бастыра.

1975 елның 31 августында Шәфика Гаспринская Истанбулда вафат була.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*