ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Казанга Бөтендөнья «Туган тел» җыены делегатлары килә башлады
Казанга Бөтендөнья «Туган тел»  җыены делегатлары килә башлады

Казанга Бөтендөнья «Туган тел» җыены делегатлары килә башлады

Казанда  15-17 апрель көннәрендә Бөтендөнья «Туган тел»  җыены үтә. Бүген “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексына делегатлар килә башлады. Әлеге мизгелләрдә алар теркәү уза.

Бүген делегатлар бөек татар шагыйрьләре Г.Тукай һәм М. Җәлил һәйкәлләренә чәчәкләр салачаклар, шулай ук программа буенча Г. Тукай һәм М. Җәлил музейлары буйлап экскурсия планлаштырыла.

ТР Фәннәр Академиясендә җыенны ачу тантанасы булачак, биредә Г.Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган фәнни-методик семинар планлаштырылган.

«Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында делегатлар «Татарча диктант» акциясендә катнашачак.

Белешмә: Бөтендөнья «Туган тел»  җыены  – Татарстан Республикасында, шулай ук чит  илләрдә, Россия төбәкләрендә  татар телен саклау, өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән иң зур чараларның берсе.

Быел җыенга 800дән артык катнашучы  җыелачак. Алар арасында Россия Федерациясенең 28 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасының мәгариф оешмаларыннан татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәп директорлары, балалар бакчалары тәрбиячеләре, мәгариф бүлекләре методистлары, шулай ук мөселман дини уку йортлары укытучылары бар.

Җыен Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы  белән берлектә оештырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*