tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар егете Рифат Кыямов «Чемпионнар мирасы»на өлешен кертте
Татар егете Рифат Кыямов «Чемпионнар мирасы»на өлешен кертте

Татар егете Рифат Кыямов «Чемпионнар мирасы»на өлешен кертте

Самара өлкәсендә генә уздырылучы уникаль турнир Россия төбәкләре һәм Казахстан спорт­чыларын икенче тапкыр бер рингка җыйды. Әле­ге ярышлар 12 – 20 яшькәчә көрәшчеләргә про­фессиональ спортка аяк басу өчен этәргеч булып тора.

Көч сынашучылар арасында тхэквондо һәм кикбоксинг буенча спорт мастерына кандидат, тхэквондо буенча Дөнья беренчелегендә һәм Россия чемпионатларында күп тапкыр җиңүче булып танылган, кикбоксинг буенча Идел буе федераль округында биш тапкыр җиңгән «Яктылык» мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Рифат Кыямов (тренеры Вячеслав Дмитриевич Сарычев) бар иде.

Рингта ул Ульяновск спорт­чысы Владислав Ровен­ский белән очрашты. Кө­рәш нәтиҗәләре һәм жюри әгъзаларының бердәм фикере буенча, Рифат җиңде һәм турнирның төп бүләге – Blue Blood 2025 «Чемпионнар мирасы» билбавына ия булды. Мондый трофей иясе булу – үз исемеңне «Чемпионнар мирасы» турниры тарихына язып калдыру ди­гән сүз. Шулай кө­рәшчебез шәһәр данын саклап калды.

Дәвамчылык һәм мирас – «Чемпионнар мирасы». Турнир белем, тәҗрибә һәм тра­дицияләрне бу­ын­нан-буынга тап­шыру идеясен алга сөрә. Ярыш­та катнашкан кө­рәш­челәр, спорт тра­ди­цияләрен дә­вам итеп, көрәш тарихына үз өлеш­ләрен дә кертеп, үз­лә­ре дә зур мирас өлешенә әве­ре­лә­ләр, «Чемпионнар ми­ра­сы»нда чемпион дип аталу өчен көрәшәләр, тра­ди­цияләрне дәвам итәләр һәм үстерәләр. Араларында без­нең татар егете дә булуы белән горурланабыз һәм Рифатка яңадан-яңа уңышлар, җиңүләр, бөек титуллар телибез! Афәрин, Рифат!

Эльмира Сәйфуллина

“Бердәмлек” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*