8 март көнне Балта авылында “Миләш” иҗат коллективы (җитәкчесе – Хәмзина Р.К.) Новосибирскиның “Ак Калфак” татар милли мәдәният үзәге исеменнән Халыкара Хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты үткәрде.
Концертта мәктәп укучылары, Балта мәдәният йорты активистлары һәм студентлар катнашты. Дания Хәмзина, Светлана Кутернина һәм Эмиль Ахметчин башкаруында татар халкының яраткан җырлары яңгырады. Бәйрәм концерты “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
“Ак Калфак” оешмасы