tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында чыгыш ясады
Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында чыгыш ясады

Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында чыгыш ясады

2025 елның 16–18 май көннәрендә Казан һәм Болгар шәһәрләрендә «Милли тормыш һәм дин» дип исемләнгән татар дин әһелләре XV Бөтенроссия форумы уздырыла. Бүген, 17 майда, форум кысаларында төп чараларның берсе — пленар утырыш үткәрелде.

Пленар утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашты һәм чыгыш ясады.

— Сезнең барыгызны да Татарстан җирендә күрүебезгә без чын күңелдән шат. Сезгә вакыт табып монда килеп, фикер алышу, аралашу мөмкинлеге өчен зур рәхмәт. Чыгышлар бик эчтәлекле иделәр. Үзегез дә беләсез: Казан — ул Россия күләмендә генә түгел, ислам дөньясында да билгеле. Киләсе елда Казан Ислам дөньясының мәдәни башкаласы булып игълан ителде, — диде Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында.

Ул шулай ук форумның программасы бик тирән эчтәлекле булуын, дин аша милли гореф-гадәтләрне саклауның мөһимлеген ассызыклады:

— Безнең бу җыен бик кирәк. Милли традицияләребезне, телебезне, мәдәниятебезне дин аша гына саклап кала алабыз, — дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.

Пленар утырыш ахырында Татарстан Республикасы Дәүләт бүләкләре, шулай ук Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*