Ульяновск өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутаты Сергей Моргачев сугыш чоры балаларын – Фәһимә Зәйнәбетдин кызы Сафиуллованы һәм аның бертуган сеңелесе Рузалин Зәйнәбетдин кызы Шайхулисламованы Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады.
Фәһимә апа белән Рузалин апаның балачагы авыр сугыш чорына һәм сугыштан соңгы елларга туры килә. 1941 елда әтиләре беренчеләрдән булып фронтка китә һәм 1944 елда каты яраланып кайта. Тиздән, 1947 елда, сугыш яраларына, әрнү-сыкрауларга түзә алмыйча, якты дөнья белән хушлаша. Берсеннән-берсе кечкенә алты кыз бала белән утырып калган әниләре, язмыш сынауларына бирешмичә, киртәләр алдында югалып калмыйча, дәвамнарын чын кешеләр итеп, эшкә өйрәтеп үстерә һәм олы тормыш юлына озата.
“Безнең балачакны каһәр суккан сугыш урлады. Туйганчы ашый алмадык, матур күлмәк кимәдек, уенчык нәрсә икәнен белмәдек. Үземне белә башлаганнан бирле әниемә булышырга тырыштым. Барыбыз да тормыш арбасына бик иртә җигелеп, үз көнебезне күрдек. Аллаһы Тәгалә без күргәнне бала-оныкларыбызга күрсәтмәсен, сугыш афәтләреннән, бәла-казалардан, кайгы-хәсрәтләрдән сакласын”,- дип Фәһимә апа кулларын күтәреп дога кыла.
Фәһимә Зәйнәбетдин кызы Ульяновск шәһәренә күченеп килеп, гомере буе “Автозапчасть” заводында эшли, тырыш, намуслы хезмәте белән коллективта хөрмәт казана һәм предприятиенең Почет китабына кертелә. Фидакарь хезмәте өчен аны Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләклиләр. Фәһимә апа артыннан авылда яшәүче дүрт сеңелесе белән әнисе дә шәһәргә күченәләр. Без туганлык җепләрен беркайчан да өзмәдек, кадерләп саклап яшибез, ди ул.
Бүген әлеге ишле гаилә 11 бала, 9 онык белән 7 оныкчыкны берләштерә. Бу гаиләдә патриотик традицияләр ифрат та көчле, ди депутат Сергей Моргачев. Фәһимә апаның кияве һәм оныклары шәһәребездә оештырылган бер генә патриотик акциядән дә читтә калмыйлар.
Чыганак: emet73.ru