Бөтендөнья татар конгрессы оештырган иҗади бәйгедә Россиянең төрле төбәкләреннән катнашучылар активлык күрсәтте. Бәйгегә Мәскәү, Удмуртия, Марий Эл, Төмән өлкәсе, Әстерхан, Чиләбе, Башкортстан һәм Татарстанның төрле районнарыннан эшләр кабул ителде. Катнашучылар үз төбәкләрендәге Сабантуй бәйрәменең үзенчәлекләрен тасвирлап, милли йолаларыбызны һәм гореф-гадәтләребезне чагылдырган иҗади материаллар тәкъдим итте.
Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде:
I урын – Эльмира Нигъмәтҗанова ( Удмуртия Республикасы)
II урын – Гүзәл Илкәева (Пермь крае)
III урын – Әлфирә Нәҗметдинова, Рәшит Хәйбрахманов (Марий Эл Республикасы)
Җиңүчеләр белән шәхсән элемтәгә чыгачакбыз – бүләкләрне тапшыру тәртибе турында хәбәр ителәчәк.
Кадерле катнашучылар! Милли бәйрәмебезгә битараф булмаганыгыз, гореф-гадәтләребезне саклауга керткән өлешегез өчен зур рәхмәт! Бергә булыйк, бердәм булыйк, милли мирасны саклап калып, киләчәк буыннарга тапшырыйк!