tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Касыйм Нәҗип улы Йосыпов белән очрашты
Васил Шәйхразыев Касыйм Нәҗип улы Йосыпов белән очрашты

Васил Шәйхразыев Касыйм Нәҗип улы Йосыпов белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев танылган икътисадчы-галим, икътисад фәннәре докторы, профессор Касыйм Нәҗип улы Йосыпов белән очрашты.

Касыйм Нәҗип улы Йосыпов – фән һәм мәгариф тормышында күренекле урын тоткан шәхес. Ул Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (2006), Татарстан Республикасының (2007) һәм Башкорт АССРының (1985) атказанган фән эшлеклесе, шулай ук Россия Федерациясенең югары һөнәри белем бирү өлкәсендә мактаулы хезмәткәре (2008) булып тора. Быел Касыйм Нәҗип улына 90 яшь тула.

Очрашу барышында 26–28 август көннәрендә Казанда узачак Бөтендөнья татар конгрессының “Милләт җыены”на әзерлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Касыйм Нәҗип улы әлеге әһәмиятле чарада катнашачак, дип көтелә.

Шулай ук очрашуга сәбәпләрнең берсе булып Касыйм Йосыповның “Татар китап нәшриятында” яңа чыккан китабы да торды. Васил Габделгаяз улы галимгә күпьеллык фәнни хезмәте һәм милләтебезнең үсешенә керткән зур өлеше өчен ихлас рәхмәт белдерде һәм әлеге китапны шәхсән үзе бүләк итәргә теләвен җиткерде. Китапның рәсми тәкъдим ителүе көзен Казанда узачак. Моңа кадәр да башкалабызда Касыйм ага Йосыповның ике китабының презентациясе узган иде, һәм алар җәмәгатьчелектә, фәнни даирәләрдә зур кызыксыну уятты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*