25 август көнне Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның каберен зиярәт кылдылар.
Күренекле татар драматургы, язучы, сәясәтче Туфан Миңнуллинның әсәрләре, ул тудырган образлар әле дә актуальлеген югалтмый. Якын кешеләре аны сагынып, күренекле шәхес белән бәйле истәлекләрне еш искә ала. Бөек шәхесне искә алып, Бөтендөнья татар конгрессы Казан бүлеге җитәкчесе Мифтахов Фәрид Фәиз улы да мәртәбәле кунак буларак катнашты. Искә алу чарасына күренекле дин әһелләре, галимнәр, язучылар, җәмәгать эшлеклеләре да килгән иде. Туфан ага белән бәйле якты истәлекләрне сөйләп, рухына догалар кылып, каберенә чәчәкләр салдылар.