tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Милләт җыены» делегатлары – Арча районында
«Милләт җыены»  делегатлары – Арча районында

«Милләт җыены» делегатлары – Арча районында

Казан шәһәрендә “Татарстан – рухи Ватаным” шигаре астында “Милләт Җыены” чарасы уза. Җыенның икенче көне кысаларында делегатлар Арча районына сәфәр кыла. Район чикләрендә кунакларны милли киемнәрдә чәк-чәк белән җылы каршы алдылар.

Программа кысаларында делегатлар Арча районы тарихы белән танышачаклар. Шулай ук алар “Казансу” паркында, Арча педагогия көллиятендә һәм “Әлифба” музеенда булачаклар.

Сәфәр барышында Кырлай, Югары Курса һәм Кушлавыч авылларына да бару каралган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*