tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының пленар утырышы чыгышларга бай булды
Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының пленар утырышы чыгышларга бай булды

Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының пленар утырышы чыгышларга бай булды

VII Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы делегатлары Тәтеш шәһәрендә булып, шәһәрнең тарихи һәм мәдәни урыннары белән таныштылар. Алар Тәтеш үзәгендә урнашкан Балыкчылык тарихы музеенда, районның күзәтү мәйданчыгында һәм пристанендә булдылар. Идел елгасы киңлекләренә, “Вшиха” тавының гүзәл күренешләренә сокландылар. “Вшиха” тавы — Тәтеш шәһәре һәм аның пристанен тоташтыручы, шәһәрнең тарихи үзәге һәм символы булып тора.

Аннары форум делегатлары район мәдәният йортында узган пленар утырышта катнаштылар.

Катнашучыларны Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сәфиуллов сәламләде. Ул делегатларны нәкъ менә Тәтеш җиренә алып килү мөмкинлегенә шат булуын белдерде, шәһәрнең туристик юнәлештә үсүе турында сөйләде. Алдагы 5 елда Тәтешне туристлар өчен тагын да кызыклырак итү ниятләре белән уртаклашты.

Рәмис Хатыйп улы “Ана хакы” темасына да тукталды. Халык белән аралашу вакытларында махсус хәрби операциядә катнашучыларның аналары кичергән хис-кичерешләр, ана йөрәге тоемлаганны бернинди сүз белән аңлатып булмау турында фикерләре белән уртаклашты.

Аннары “Ак калфак”ның Тәтеш муниципаль бүлеге җитәкчесе, «Колос» агрофирмасы директоры Римма Сафиуллова үзләренең эшчәнлеге турында сөйләде.

Филология фәннәре докторы, профессор, татар теле белеме кафедрасы мөдире Гөлшат Галиуллина “Татар гаиләсенең рухи кыйммәте буларак кеше исемнәре” темасына чыгыш ясады. Ул балага исем сайлау үзенчәлекләре, исемнәрнең мәгънәви йөкләнеше хакында сөйләде.

«Чит илләрдә яшәүче галимә татар хатын-кызлары» темасы белән филология фәннәре кандидаты, ТР ФА Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни хезмәткәре Айгөл Ганиева чыгыш ясады.

Чыгыш ясаучылар арасында чит илдән килгән кунаклар да булды. Алар арасында — «Алакан» фонды президенты, Казахстанның “Анага құрмет” музее җитәкчесе Абиш Гөлнар. Ул музейның барлыкка килү тарихы, үзенчәлекләре һәм әһәмияте турында сөйләде.

Пленар утырышны Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова йомгаклады.

Чара кысаларында делегатларга “Әни. Ир-ат карашы” исемле документаль фильм да тәкъдим ителде. Пленар утырыш тирән эчтәлекле чыгышларга, файдалы фикер алышуларга бай булды.

VII Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы “Калфак туе” белән дәвам итәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*