tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлфия Авзалова исемендәге IV халыкара фестиваль-бәйге: жюри кемнәрне көтә?
Әлфия Авзалова исемендәге IV халыкара фестиваль-бәйге: жюри кемнәрне көтә?

Әлфия Авзалова исемендәге IV халыкара фестиваль-бәйге: жюри кемнәрне көтә?

Быел Әлфия Авзалова исемендәге IV Халыкара фестиваль-бәйге дүртенче тапкыр уза. Аның читтән торып онлайн үткәрелә торган этабы 1 августта башланган, 15 сентябрьгә кадәр чыгышларны сайлап алу барачак.

Жюри вәкилләре кемнәрне көтә, нинди таләпләр куя – бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында бәйгегә багышланган матбугат очрашуында сүз барды.

Әлфия Авзалова исемендәге фонд президенты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова 2018 елда беренче бәйге үткәнен искәртте. «Анда ике меңнән артык гариза булды. Ике-өч көн төнге 12.00 сәгатькә кадәр бик күп кешене тыңларга туры килде, шуңа хәзер номинацияләрне киметтек, яшь буенча чикләүләр керттек», – диде. Сүз уңаеннан, быел 13 яшьтән 35 яшькәчә талант ияләреннән иҗади чыгышларның видеоларын кабул итәләр. Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова беренче фестивальдә Илнар Миранов һәм Лилия Хөсәенова Гран-при алганын искәртте.

Икенче конкурс 2021 елда үтте, анда Гран-при иясе Алмас Хөсәенов булды. Өченче фестиваль 2023 елда узды, аның гала-концерты Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында оештырылган. Жюри бертавыштан Татьяна Ефремованы Гран-прига лаек дип тапкан.

«Анда бер тетрәндергеч чыгыш булган иде: Әлфия Авзалова «Кәккүк»не «җырлады», ә хор аны дәвам итте. Шундый коллаборация килеп чыкты. Залдагы бөтен кеше аягүрә алкышлады», – диде Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова.

Хөкемдарлар кемнәр?

Жюри рәисе –Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов.

Жюри рәистәше – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, республиканың Дәүләт камера хоры җитәкчесе Миләүшә Тәминдарова. «Вокал» номинациясендә катнашучыларның чыгышларын, шулай ук, Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова үзе, җырчылар Илгиз Шәйхразиев, Татьяна Ефремова бәяләчәк.

Икенче конкурс 2021 елда үтте, анда Гран-при иясе Алмас Хөсәенов булды. Өченче фестиваль 2023 елда узды, аның гала-концерты Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында оештырылган. Жюри бертавыштан Татьяна Ефремованы Гран-прига лаек дип тапкан.

«Анда бер тетрәндергеч чыгыш булган иде: Әлфия Авзалова «Кәккүк»не «җырлады», ә хор аны дәвам итте. Шундый коллаборация килеп чыкты. Залдагы бөтен кеше аягүрә алкышлады», – диде Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова.

Хөкемдарлар кемнәр?

Жюри рәисе –Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов.

Жюри рәистәше – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, республиканың Дәүләт камера хоры җитәкчесе Миләүшә Тәминдарова. «Вокал» номинациясендә катнашучыларның чыгышларын, шулай ук, Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова үзе, җырчылар Илгиз Шәйхразиев, Татьяна Ефремова бәяләчәк.

«Иләк аша бөтенесе узмый»

Быелгы бәйгегә әлегә 150 гариза бар. Журналистлар тарафыннан, беренче ел белән чагыштырганда, гаризалар саны аз булуы искәртелде.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Дәүләт камера хоры җитәкчесе Миләүшә Тәминдарова Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль-бәйгедә катнашуга гаризалар ни өчен күп булмаска мөмкин икәнен аңлатты. Аның әйтүенчә, гаризалар саны күп булуы ул әле сыйфат турында сөйләми. Әйтик, беренче бәйгегә ике мең катнашучыдан жюри таләпләре бусагасын узучылар күп булмаган. «Һәр бәйгенең дәрәҗәсе булырга тиеш, иләк аша бөтенесе узмый», – диде конкурсның жюри рәистәше Миләүшә Тәминдарова.

Ул шәхсән үзе катнашучыларга карата таләпчән, тәнкыйди карашта булуын әйтте. «Конкурентлыкка сәләтле мохит тудыру абруйны арттыра. Куәтле талант ияләре булсын өчен, фестиваль дәрәҗәсен тагын да күтәрәсебез килә», – диде ул.

Миләүшә Тәминдарова татарларда җырлау сәнгате, вокал сәләте аеруча зур булуын билгеләп узды. «Татарларның җыр сәнгате актив процессларга этәргеч бирә», – диде. Ул, шулай ук, үз йөзен булдырган җырчыларны атады. Илнар МирановАлмас Хөсәенов шундыйлардан, дип саный Миләүшә Тәминдарова.

Мондый бәйгеләрдә катнашырга теләүчеләр әллә ни күп булмавы белән Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин да килеште. «Андый гаризалар күп булырга тиеш түгел дип уйлыйм. Мәсәлән, Бакый Урманче, Илһам Шакиров, Гавриил Державин исемендәге бәйгеләрдә дә, гадәттә, гаризалар күп булмый, булырга да тиеш түгелдер», – диде ул.

«Моңа кадәр дә булган бер үк охшашлыкны тиражлау түгел, ә үзенчәлеклене тәкъдим итү мөһим»

Миләүшә Тәминдарова фикеренчә, Әлфия Авзаловага охшаш җырчылар түгел, аның бөек исеменә лаеклар булырга тиеш. Гомумән алганда, ул бик зур талант ияләренә кытлык булуын, кемдер башкага тиңләшергә, охшарга тырышуын, кемдер үзенә кадәр булганны кабатларга омтылуын әйтте. «Оригиналь сәнгать кирәк, моңа кадәр дә булган бер үк охшашлыкны тиражлау түгел, ә үзенчәлеклене тәкъдим итү мөһим», – дип ассызыклады.

Ул бәйгедә катнашучылар да шундый максат белән килергә тиешлегенә ишарәләде. «Безнең максат – Әлфия Авзаловага охшаш сәләт иясен табу түгел», – диде. Миләүшә Тәминдарова фестивальнең файдалы коэффициенты югары булуын да әйтте. «Сәләтле, үзенчәлекле кешеләрне табабыз. Бик шәп җырлыйлар, чын татар сәнгатенең горурлыгы булып саналырлык кешеләр бар», – диде Миләүшә Тәминдарова.

Бәйгедә профессиональ, һәвәскәр коллективлар, аерым башкаручылар катнаша ала. Чит илләрдән дә килергә теләк белдерүчеләр бар, ләкин әле килү-килмәүләре төгәл билгеле түгел. Күбесен юл чыгымнары туктатып кала. «Бәлки, алар өчен онлайн уздырыргадыр – уйлап бетерәсе бар. Узган бәйгедә чит илләрдән килүчеләргә 15 диплом җибәргән идек», – диде Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова.

Онлайн сайлаудан соң, 28 сентябрьдә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә бәйгенең икенче туры узачак. Бәйгенең гала-концерты 24 октябрьдә Камал театрының яңа бинасының универсаль залында үтәчәк.

Номинацияләр өч яшь төркеменә бүленә: 13-17 яшь (1нче яшь төркеме), 18-28 яшь (2нче яшь төркеме), 26-35 яшь (3нче яшь төркеме). «Халык җыры», «Эстрада җыры» номинацияләре бар. Соңгысында катнашучы Әлфия Авзалова репертуарыннан җыр башкара, шулай ук җырчы хезмәттәшлек иткән композиторларның әсәрләрен башкарырга мөмкин. «Хореография» номинациясендә халык биюен, классик бию, эстрада биюен тәкъдим итәргә була. «Нәфис сүз» номинациясе Ватанны саклаучы елына багышлана.

Тулырак фонд сайтындагы нигезләмәдән яки социаль челтәрләрдә фонд акккаунтында чыккан яңалыклардан белергә була.

https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*