Татар милли-мәдәни автономиясенең Засвияжье район советы рәисе, Ислам мәдәният үзәге һәм Татарстан Язучылар берлегенең Ульяновск бүлекчәсе җитәкчесе, Г.Кандалый, С.Урайский, С.Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты Шәфикъ Хасиятулла улы Иматдиновның 8 сентябрьдә 75 яшьлек юбилее.
Мөхтәрәм Шәфикъ Хасиятулла улы! Чын күңелебездән Сезне гомер бәйрәмегез – юбилейлы туган көнегез белән тәбрик итеп, татар телен һәм мәдәниятен саклап калып үстерүгә, традицион ислам кыйммәтләрен җәелдерүгә зур өлеш кертүегез өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез. Сезгә хәерле озын гомер, исәнлек-саулык, гаилә бәхете, иҗат уңышлары теләп калабыз. Тагын озак еллар халкыбызга хезмәттә булырсыз, милләттәшләребезне яңадан-яңа иҗат җимешләрегез белән шатландырып яшәрсез дип ышанабыз.
Чыганак: emet73.ru