Самара өлкәсендә бүген тарихи вакыйга. Исаклы районы үзәгендә яңа мәчет ачылды. Аны Җамалетдинов Гамәл төзеткән. Тантанада Россия мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россиянең югары мөфтие Тәлгать Таҗетдин, Самара өлкәсе мөфтие Талип Яруллин һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты. Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның әлеге вакыйга уңаеннан котлау сүзләрен дә җиткерделәр. Татарстаннан килгән артистлар дини җырлар, мөнәҗәтләр башкарды. Ачылыш тантанасына тирә – күрше төбәкләрдән дә милләттәшләребез җыелган иде.
Таштан төзелгән зиннәтле мәчет Исаклы авылындагы калкулыкта урнашкан. Ерактан ук үзенә җәлеп итеп, балкып , иман нуры чәчеп тора. Анда намаз уку белән беррәттән, ислам дине тәгьлимәтләрен, татар халкының гореф – гадәтләрен дә өйрәтәчәкләр.Туган тел һәм мәдәни мирасыбыз саклана дигән сүз!