tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Ульяновск өлкәсендә Ислам мәдәни-мәгариф үзәгендә булды
Васил Шәйхразыев Ульяновск өлкәсендә Ислам мәдәни-мәгариф үзәгендә булды

Васил Шәйхразыев Ульяновск өлкәсендә Ислам мәдәни-мәгариф үзәгендә булды

Бүген, 25 сентябрь көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Ульяновск өлкәсендә. Биредә ул Ислам мәдәни-мәгариф үзәгендә булды. Делегатларны үзәкнең җитәкчесе Рафаэль Низаметдинов каршы алды.
Территориян үзәгендә мәчет урнашкан, волонтерлык оешмалары һәм балалар мәгариф үзәге эшли. Ачык һавадагы  “Халыклар бердәмлеге”милли йорт-музее аерым урын алып тора.
Ислам мәдәни-мәгариф үзәге төбәктә мөселман җәмгыяте өчен мөһим роль уйный һәм рухи белем бирү үсешенә зур өлеш кертә. Очрашу барышында татар традицияләре һәм телен саклау, шулай ук Ульяновск өлкәсендә күпмилләтле җәмгыятьне үстерү буенча фикер алышу булды. Әлеге чарада Ульяновск өлкәсе Губернаторы администрациясенең эчке сәясәт идарәсе башлыгы Сергей Паховский, “Ульяновск өлкәсенең сәнәгать һәм эшкуарлыкны үстерү корпорациясе” фондының генераль директоры, директорлар Советы рәисе Руслан Гәйнетдинов та катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*