Зәйдә мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыголның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган “Ялчыгол укулары” республика күләм уникенче конференциясе үтте.
Районның күп истәлекле урыннарын, Таҗетдин Ялчыгол эзләре калган җирләрне барлаган чарада Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Рәисе каршындагы мәдәният үсешенә ярдәм итү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, ТР Рәисенең эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты бүлеге баш киңәшчесе Гадел Хәсәншин, күренекле якташларыбыз профессор, академик Хатыйп Миңнегулов, Татарстанның халык язучысы Рабит ага Батулла, республикабызның билгеле шәхесләре Тукай премиясе лауреатлары Рәдиф Гаташ, Вахит Имамов, Таҗетдин Ялчыголның нәсел дәвамчылары, күрше шәһәр, районнар имамнары, район халкы катнашты. Аларны район башлыгы Разиф Кәримов озатып йөрде.
Иң башта мәртәбәле кунаклар Имәнлебаш авылында Таҗетдин Ялчыголның каберенә зират кылдылар, биредә аның рухына дога кылынды. Бөек мәгърифәтче киң кырлы талант иясе буларак кешеләрне дәвалау белән дә шөгыльләнгән. Ә Имәнлебашка ул нәкъ менә дәвалау өчен килеп, биредә үзенең хәле китеп вафат булган, аны шушы җирдә җирләгәннәр. Галимнәр, нәсел дәвамчылары тарафыннан аның кабере табылып, хәзер инде ул дистә елдан артык дәвамында каралып, тәртипләнеп тора. Ә быелгы конференция эшенә кадәр Таҗетдин Ялчыголның кабере район җитәкчелеге карары белән заманча төзекләндереп, ул хәзер бөек мәгърифәтчене искә алу мемориал урынына әйләнде.
Аннан соң район буйлап сәяхәт иске Зәй бистәсе Яр буе мәйданында “Мәктәп тавы” комплексында дәвам итте. Монда район җирлегендә яшәүче ике дин тотучы халыкны берләштергән тарихи әһәмияткә ия урынга экскурсия оештырылды. Иске Зәй мәчетендә намаз укыдылар, биредә оештырылган Таҗетдин Ялчыгол музеен карап хозурландылар, тарихи истәлекләргә күз салдылар.
“Таҗетдин Ялчыгол хәзрәтләренең мирасын өйрәнүче, аны һәръяклап дин кардәшләребезгә, халкыбызга кайтаруга зур өлеш кертүче зәйлеләргә, галимнәргә, аның нәсел дәвамчыларына рәхмәт. Һичшиксез аның хезмәтләре өйрәнелергә тиеш, чөнки аның тәгълимәте, тәрбияви әһәмияткә ия эшләре бүген дә бик актуаль. Аның хезмәтләрендә төрле өлкәләрдәге сорауларга җавап табарга мөмкин. Аның “Рисәләи Гәзизә”сен уку гына да ни тора. Шуңа да мин бу конференциянең республика күләмендә зур әһәмияткә ия булуын әйтер идем. Без никадәр күбрәк аның турында сөйләсәк, шулкадәр аның эшләре киләчәк буынга барып ирешәчәк”, – диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Таҗетдин Ялчыголның нәсел дәвамчысы булган Әнисә ханым Сәфәрова да быелгы конференция эшендә катнашу өчен Казаннан килгән иде. Ул ерак бабасы яшәгән урыннарны зәйлеләрнең, район җитәкчелегенең кадерләп, төзекләндереп, матурлап саклавына соклануын белдерде, тирән рәхмәт сүзләрен җиткерде.
“Мин бүген һәр урында исем китеп, сокланып йөрдем. Безнең ерак бабаларыбыз алдында йөзебез ак булуын, тарихыбызга хөрмәт белән каравыбызны сөйли бу зур эшләр”, – диде ул.
Конференция эшенең төп өлеше исә Куш-Елга авылында үтте. Биредә иң башта Таҗетдин Ялчыголның оныклары каберенә зират кылынды, рухларына дога укылды. Аннан соң бөек мәгърифәтче хөрмәтенә ясалган “Хәзрәт чишмәсе”ндә тарихны искә алу, саф чишмәдән су эчү булды. Татарстанның халык артисты, якташыбыз Марат Галимов кунакларга моңлы итеп мөнәҗәт җырлады, районыбыз сәнгать әһелләре театрлаштырылган тамаша тәкъдим итте. Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Сәрия Батршина шушы җирдә Ялчыгол нәселенең балалар укытуын, күркәм тормыш алып баруын тасвирлады.
Куш-Елга авылы мәчетендә өйлә намазыннан соң мәдәният йорты каршындагы бай күргәзмәне карап, үлән чәйләреннән, кайнар коймактан авыз итү оештырылды.
Ә “Таҗетдин Ялчыгол мирасы буенча эзләнүләр һәм аларның тарихи әһәмияте” дигән темага фәнни-гамәли конференция пленар утырышы мәдәният йортында узды.
– Конференциянең быелгысы безнең өчен аеруча әһәмиятле. Ул Россия Президенты, Татарстан Республикасы Рәисе игълан иткән “Ватанны яклаучы елы” һәм районыбызда игълан ителгән “Хәтер һәм дан” елы кысаларында уза. Шулай ук бу чарабызны без бөтен дөнья мөселманнары өчен шатлыклы вакыйга – Аллаһ илчесе – Мөхәммәт Пәйгамбәрнең тууына 1500 ел тулуга багышлап үткәрәбез. Әле менә яңа гына шәүвәл ае узып китте, Мәүлид бәйрәмнәре үткәрелде. Ялчыгол конференциясе ул дини һәм дөньяви белемнәрне берләштерүче чара, аны үткәрү бүгенге вәзгыятебез өчен дә табигый дип әйтәсем килә, чөнки гаилә кыйммәтләре беркайчан да әһәмиятен югалтмый һәм алар әлеге чарада да үзенең чагылышын таба. Без алдагы елларда да бу күркәм традицияне дәвам итәргә исәп тотабыз, – диде үз чыгышында район башлыгы Разиф Кәримов.
Утырышта чыгыш ясаган филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов, олуг мәгърифәтче Ялчыгол эшчәнлеге хакында аерым фикер-күзәтүләрен җиткерде.
“Минем алга таба Зәй җирендә узучы фәнни-гамәли конференциядә каралганнарны туплап аерым җыентык чыгару теләгем зур. Бу чара бит ул әфлакый, инсани яктан камилләшүгә этәрә, милләтебезне, телебезне, барлыгыбызны сакларга булыша. Без бит Таҗетдин Ялчыголны өйрәнеп үткән буынның кыйммәтләре белән очрашабыз һәм аны алдагы буынга тапшыра барабыз. Буыннар арасында ялганыш булу бик мөһим ул”, – дип ассызыклады күренекле якташ.
Халык язучысы Рәдиф Гаташ та Ялчыгол шәхесенә бирелгән игътибарның әһәмияте зур булуына басым ясады.
“Бөек мәгърифәтчене зурлауны Аллаһы Тәгалә дә хуплый, бүген искиткеч матур көн булды. Без шушы матур чарада Таҗетдин Ялчыгол хезмәтләрен барлап, күптән күрешмәгән милләттәшләребез белән күрешеп аралаштык. Миңа шагыйрь буларак Ялчыголның шигъриятен өйрәнү бик тә күңелемә хуш килә. Юкка гына Зәй җире күп күренекле шәхесләр бирмәгән, чөнки аның тарихи тамырлары тирәндә”, – диде ул.
Ә Нурия Хашимова Таҗетдин Ялчыгол мирасын алга таба да өйрәнергә чакырды.
“Зәйлеләр башлаган, аны күркәм дәвам итүче бу мөһим эшне бөтен республикабыз белән бергәләп менә шулай күтәреп алу, безнең зур, бөек халык булуыбыз турында сөйли”, – дип билгеләде мәдәният үсешенә ярдәм итү фонды башкарма директоры.
Чыгышлар барышында Вахит Имамовның “Зәй төбәге Пугачев восстаниесе һәм Ялчыголның әтисе” , Рабит Батулланың “Исламдагы татар галимнәре”, Рәдиф Гаташның “Болгар газәлләре” темасына эшләре аеруча игътибарны җәлеп итте.
Конференция эше район имам-мөхтәсибе Фатыйх хәзрәт Нуруллинның “Мәүлид әш-шәриф” мөнәҗәтен башкаруы белән тәмамланды.
Чыганак: zainsk-inform.ru