tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кадрия Идрисова милли кодны сакларга өндәде
Кадрия Идрисова милли кодны сакларга өндәде

Кадрия Идрисова милли кодны сакларга өндәде

Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Камадага бүлекчәсенең 25 еллыгында «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова да чыгыш ясады. Ул ир-егетләрне дә, хатын-кызларны да милли үзаңлы булырга чакырды.

«Без Аллаһы биргән гомеребездә үзебездән соң җир йөзендә нәрсә булса да калдырырга бурычлы. Без инде иң беренче үрнәк әти-әни булырга, милләт кодын саклап калырга тиешбез. Милләт кодына нәрсә керә? Ул телдән, киемнәрдән, ашаудан һәм яшәеш-көнкүрешнең башка төр төп әйберләреннән тора. Аларны саный башласаң, исәпләп бетергесез. Булган милли кодларны саклап, югалганнарын кире кайтарырга омтылып яшәргә кирәк», – дип ассызыклады Кадрия Идрисова.

https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*