Экспертлар комиссиясе ИТ-парк базасында үсеш алу өчен 54 перспективалы проектны сайлап алды. Алар арасында цифрлы чишелешләр, технологик стартаплар һәм социаль әһәмиятле инициативалар урын алды.
Безнең Yaz Tatar проекты да сайлап алынган стартаплар исемлегенә керде! Ул Бөтендөнья татар яшьләре форумы канаты астында эшләп килүче «Ясалма» («Нейротатарлар») комьюнити проекты нигезендә эшләп килә һәм татар телендә орфография һәм стиль хаталарын тикшерүче сервис булдыруны максат итеп куя.
Татар телендә язылган текстлар белән бәйле иң зур проблемаларның берсе – дөрес язылышны тикшерү өчен махсус инструментлар булмавы. Форум тикшеренүләре күрсәткәнчә, интернеттагы татар телле язмаларның якынча 40%ында хаталар очрый. Бу исә контент җитештерү процессын катлауландыра һәм чыгымнарны арттыра.
«Нейротатарлар» командасы 2024 ел башыннан опенсурс форматында эшли. Алар инде иң зур татар телле датасетларны туплап, нигез модельләр эшләүгә керештеләр. Әмма төп максат – татар телле сервислар булдыру. Yaz Tatar шул юнәлештә беренче мөһим адым булып тора.
Без проектның ИТ-паркка сайлап алынуы белән горурланабыз һәм аны татар телле аудитория өчен файдалы сервиска әйләндерү юлында эшне дәвам итәчәкбез.
Чыганак: TATFORUM